Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаториебызга каян гына килмиләр!

Ә сез беләсезме, кадерле язылучылар, «Азнакай» санаториесы республикада гына түгел, ил күләмендә дә танылган.

Соңгы ике атнада гына Мәскәүдән – 5, Чиләбедән – 2, Ырымбургтан – 5, Томсктан – 1, Самарадан – 5, Ноябрьсктан – 3, Ульяновсктан – 2, ЯНАО – 4, Забайкальск краеннан – 1, Башкортстаннан– 45, Татарстаннан 63 кеше бирегә ял итәргә, шифа алырга килгәннәр!

- Абыемның хатыны Казаннан һәм аның әнисе ел саен иптәш хатыннары белән шушы санаторийга дәваланырга киләләр. Аркам белән проблемалар бар дип сөйләшеп киткәч, миңа шушында килергә киңәш иттеләр. Тормыш иптәшем белән җыендык та килдек. Инде биш көн эчендә процедураларның тәэсирен сиздем: массаж, ләм ванналары, магнит, лазерлы терапия – барысы да бикошый. Без әле Чатыр тауда да булдык! Көннәр әйбәт торган чакта ачык бассейнга барып, рәхәтләнеп су керергә һәм кояшта кызыныргада өлгердек. Кич саен шәһәрдә йөреп килергә тырышабыз. Монда тыныч, яшәүчеләр ачык күңелле һәм ярдәмчел. Автовокзалга барырга кирәк иде, шунда бер кыз булышка килеп, хәтта озатып та куйды. Киләсе елга да бирегә килергә телибез, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк бит, – ди мәскәүле Сергей Куклев.

 

– Ирем белән туганнардан шушы санаторий турында белгәч, килергә булдык. Инде Яңа елдан соң, гыйнвар аеннан бирле «Кайчан сезгә килергә була?» дип, белешеп тордым. Санаторийдагы гадәти булмаган процедуралар турында белә идек – монда килгән кеше сәламәтләнеп кайта. Минем муенда остеохондроз бар һәм биредәге комплекслы дәвалау шундый ярдәм итте, икенче көнгә үк тәэсирен сиздем. Миңа аеруча мондагы ләм процедурасы ошады – бигрәк килеште. Магнитотерапия, лазер әйбәт. Беренче тапкыр канны лазер белән чистарттырдым, озон капельницасын куйдырттым – үземне бик яхшы хис итә башладым. Хезмәткәрләр ачык күңелле, ярдәмчел. Дөрес туклану да сөендерде – һәр калория үз урынында, витаминнар алабыз. Йокы монда рәхәт. Шәһәр буйлап йөрибез, пирогларны, өчпочмакларны яратып ашыйбыз. Һәркем сәламәтлеге өчен бирегә килергә тиеш дип уйлыйм. Без әле санаторийга тагын киләчәкбез, – диде Мәскәүдән килгән Оксана Парамонова.

– Мин әлеге санаторийга туганымның киңәшен тыңлап килдем. Ул өч ел элек биредә ял иткән иде һәм барысы югары дәрәҗәдә дип сөйләгән иде. Мин үзем дә уңай тәэсирдә: кич белән концертлар, биюләр. Саксофон белән чыгыш ясаган гаилә бик ошады. Әле киләсе елның февраль аенда бер иптәш кызым белән килергә исәбебез бар, – диде Түбән Новгород өлкәсеннән Әнисә Кәримова.

– Бертуганымның кызы шушы санаторийга барырга киңәш бирде. Мин аны тыңладым һәм бер дә үкенмәдем. Санаторийда аеруча кичке программа ошый – дискәтүккә йөрибез, биибез. Ашау ягына тел-теш тидерерлек түгел, диеталы туклану. Хезмәткәрләрнең безгә карата җылы мөнәсәбәтләре дә бик куандыра. Азнакай шәһәрен беренче тапкыр күрәм, шуңа күрә биредә йөргәндә аның матурлыгы, чисталыгы, халкының кунакчыллыгы, игелеклелеге сокландырды. Әле туган телем – татар теле киң кулланышта, күңелемә бу шулхәтле хуш килде. Баш табиб Рөстәм Дәүләтшингә һәм һәр хезмәткәргә мин бик рәхмәтле, санаторий миңа ошады, – диде ырынбурглы Әлфия Новикова.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев