Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия чаңгычыларының Олимпиядадагы уңышын Азнакай нефтьчеләре чаңгы эстафетасы белән билгеләп үтте

Быел Сочида узган Олимпия уеннарында "король дистанциясе" дип йөртелгән 50 чакрымга ярышларда Россия чаңгычыларының уңышы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Уеннардагы әлеге сокландыргыч җиңүне "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы коллективы чаңгы эстафетасы белән билгеләп үтәргә булды. Цех җитәкчелеге теләктәшлеге белән профсоюз комитеты уздырган әлеге чара нефтьчеләр арасында сәламәт...

Быел Сочида узган Олимпия уеннарында "король дистанциясе" дип йөртелгән 50 чакрымга ярышларда Россия чаңгычыларының уңышы беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Уеннардагы әлеге сокландыргыч җиңүне "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы коллективы чаңгы эстафетасы белән билгеләп үтәргә булды.

Цех җитәкчелеге теләктәшлеге белән профсоюз комитеты уздырган әлеге чара нефтьчеләр арасында сәламәт яшәү образын пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру, актив ял формаларын камилләштерү максатыннан уздырылды.


Ярышлар шәһәрнең чаңгы базасында цех подразделениеләре арасында барды. Коллективның иң яхшы командасы исемен дәгъвалауда УКПН, АТП, ПРП, БРП, ДНС-1с һәм цехның инженер-техник хезмәткәрләре катнашты. Азат Йосыпов, Рамил Шәрәфиев, Нәфис Җиһангиров, Лилия Сафуанова, Диләрә Аксенованың чаңгыда коштай җилдерүе күпләрне сокландырды.

Аларның ярышларын тамаша кылырга гаиләләре белән килгән хезмәттәшләре үз командалары спортчыларына көч-куәт биреп торды. Нәтиҗәдә, цех хезмәткәрләре командасы җиңеп чыкты. БРП командасы - икенче, АТП чаңгычылары өченче урынны яулады.


Җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, барыбыз да кайнар чәй белән сыйландык, кышкы урман белән хозурландык. Кыскасы, кышкы бәйрәм гаилә белән бергәләп рәхәтләнеп ял итү өчен бер сәбәп тә булды.


Лилия ГЫЙЛЬМАНОВА,

цех лабораториясе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия чаңгычыларының Олимпиядадагы уңышын Азнакай нефтьчеләре чаңгы эстафетасы белән билгеләп үтте