Россиядә беренче тапкыр космос атналыгы үтәчәк
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 6-12 апрельдә илдә беренче тапкыр космос атналыгы уздырылуы планлаштырыла. Бу чара ил буенча меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак.
Космос атналыгының оештырылуы Фән һәм технологияләр унъеллыгына багышланган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланып китте. 6 апрельдә укытучылар укучыларга космонавтика тарихы, аның бүгенгесе һәм космонавт булу тәҗрибәсе турында мәгълүмат тәкъдим итте. 7 апрельдә "Роскосмос" дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры - В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк (НКЦ) беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгы булып үзен күрсәтте. Анда танылган экспертлар чыгышлар ясап, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздырылды.
Космос атналыгының төп чарасы 9 апрельдә "Россия" милли үзәгендә Беренче Россия космик форумы булачак. Шунда космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында сөйләшү өчен дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре очрашачак.
Космос атналыгы программасына шулай ук киң аудиториягә исәпләнгән башка эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да керергә тиеш. Алар арасында актив космонавтлар белән телекүперләр, техника һәм артефактлар күргәзмәләре, кеше казанышлары турында нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү планлаштырылган.
1 апрель көнне "Тау" Яшьләр үзәгендә Роскосмос космонавтлар отряды космоновт- сынаучы Александр Гребенкин белән очрашу булды. 2025 елда космонавт Россия Федерациясе Герое һәм "РФ очучы-космонавты" исеменә лаек булды.
Истәлекле очрашуда Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, гражданнар авиациясе пилоты Алгиз Корбанов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Чара, әлбәттә, очучы булырга хыялланучы. космонавтика белән кызыксынучы яшь гражданнарны һәм аларның педагогларын да үзенә җыйды.
Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай радиоэлемтә түгәрәге шәкертләре – көчле характерлы егетләр. Алар инде берничә тапкыр эфирда МКС экипажының тавышын тоттылар. Ә менә бу көнне алар космонавтның шәхсән үзе белән очраштылар. Александр Гребенкин озын лекцияләр укымады. Ул яшьләр белән ачыктан-ачык, дусларча әңгәмә алып барды. Хыялның ничек тормышка ашуы, космостагы кичерешләр...турында .
-
Беренче тапкыр мин әнигә космонавт булырга теләвем турында 6 яшемдә, туган көн алдыннан әйттем. Аннары, мәктәптә укыганда хәрби авиация институтына укырга керәм дип үз алдыма максат куйдым. Башта бу гади идея генә иде, аннары – тырышлык. Физик әзерлек, уку, дисциплина. Нәтиҗәдә, 36 яшемдә мин космоска очтым. Әзерлек өчен 30 ел вакыт китте, – дип сөйләде Александр.
Хыялдан стартка кадәр утыз ел. Күз алдына китерәсезме?
Балалар сокланып һәм дәртләнеп тыңладылар, ә аннары кунакны сораулар белән күмделәр. Гребенкин аларга төгәл, тулы җаваплар бирде. Гүя, чын корабның люгын ачып бирде.
Мондый очрашулар онытылмый. Алар хыял өчен ягулык кебек. Ә бит космонавтиканың чын киләчәге нәкъ менә шундый очрашуларда – Азнакай малайлары һәм кызларының күз алдында туа. Рәхмәт, Александр, легендар "Поехали!" һәрберсенең йөрәгендә калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев