Үрнәк алыр якташларыбыз бар
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көнгә багышлап, "Батырлар булып тумыйлар" дигән кичә үтте. Безнең районнан 252 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Кичәдә сүз шуларның берсе, Россия Федерациясе Герое Ильяс Дауди турында барды. Яшь туган якны өйрәнүчеләр шәһәребездә аның бюсты ачылу, укытучылары белән очрашуы, РФ Президентының геройга бүләк тапшыруы...
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көнгә багышлап, "Батырлар булып тумыйлар" дигән кичә үтте.
Безнең районнан 252 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Кичәдә сүз шуларның берсе, Россия Федерациясе Герое Ильяс Дауди турында барды.
Яшь туган якны өйрәнүчеләр шәһәребездә аның бюсты ачылу, укытучылары белән очрашуы, РФ Президентының геройга бүләк тапшыруы турында видиофильм карадылар.
Аннан соң хәрби кроссворд чиштеләр, иҗади биремнәр башкардылар, музейдагы укытучы-әфганчылар экспозициясе белән таныштылар.
Мондый кичәләр укучыларда патриотизм хисләре, якташларыбыз мисалында ихтияр көче тәрбияли.
Тәкъсимә Гарипова, мәгариф музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев