Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа ЗАГС бинасы төзелеш эшләре белән танышты

Агымдагы елның май аенда Азнакайда тантаналы һәм шатлыклы вакыйга булды - Гаилә паркында ЗАГСның яңа бинасына нигез салынды.

Шул вакыттан нәкъ җиде ай үтте. Бу вакыт эчендә күләмле төзелеш эшләре башкарылды.
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге объектта нефтьчеләр ярдәме белән башкарыла торган төзелеш эшләренең барышы белән танышты.
Хәзерге вакытта җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын монтажлау эшләре башкарылган. Шулай ук эчке бизәү эшләре тәмамланып килә.
Марсель Шәйдуллин хезмәт куркынычсызлыгы шартлары белән танышты һәм  кабинетларның урнашуы белән дә кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев