Осталык яшьлек белән аваздаш
«Татнефть» АҖдә һөнәри осталык бәйгеләре уздыруның өч дистә елдан артык тарихы бар. Әлеге күркәм традицион чара быел да нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үтте. Г.КӘРИМОВА Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чара матур гадәт буенча һәрчак бәйрәм атмосферасы астында уза. Чөнки нефтьчеләр монда көч сынашырга гына түгел, ял итәргә дә киләләр....
«Татнефть» АҖдә һөнәри осталык бәйгеләре уздыруның өч дистә елдан артык тарихы бар. Әлеге күркәм традицион чара быел да нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үтте.
Г.КӘРИМОВА
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чара матур гадәт буенча һәрчак бәйрәм атмосферасы астында уза. Чөнки нефтьчеләр монда көч сынашырга гына түгел, ял итәргә дә киләләр. Бирегә гаиләң, якыннарың, туганнарың белән килү инде гадәти хәлгә әверелгән. Бүген бу бәйге бер яктан барлык нефтьче һөнәрләре вәкилләре өчен осталыкларын чарлау, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу, белемнәреңне камилләштерү чарасы булса, икенче яктан нефть өлкәсендә эшләүчеләрнең бердәм гаиләсен тагын да туплау, коллективлар арасындагы дуслыкны ныгыту, көчәйтү, сынау чарасы да булып тора. Билгеле булганча, осталыкны камилләштерү өстендә даими эшләү, аны күтәрү уңышның төп нигезе булып санала.
Беренче һөнәри осталык бәйгесенең элек бердәм форматы булмаган, һәрбер предприятие бу конкурсны аерым уздыра торган булган. Соңгы елларда аны гомуми итеп үткәрү турында карар кабул ителде һәм һөнәри осталык бәйгесе үзенә күрә традицион чарага әверелде. 2003 елдан башлап әлеге конкурста бары тик яшь хезмәткәрләр генә катнаша башлады. Бу аларның һөнәри үсешен камилләштерүгә зур мөмкинлекләр ачты.
Бәйгедә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов, предприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар һәм башкалар катнашты. Төп-төгәл иртәнге сәгать сигездә чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрү, осталарны, кунакларны тәбрикләү церемониясе башланды. Катнашучыларны компания полигонының үзәк мәйданындагы сәхнәдән «Татнефть» АҖ генераль директорының беренче урынбасары - баш инженер Н.Г.Ибраһимов сәламләде. «Татнефть» АҖ яшьләр комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Мамин яшь һөнәр ияләренә үзләрен сынатмауларын, булган тәҗрибәләрен, осталыкларын тулысы белән ачуларын, җитезлек теләде. Генераль директор Ш.Ф.Тәхаутдинов «Татнефть» АҖнең 2011 елда иң яхшы структур тармагы, бүлендек җәмгыяте дип табылучыларга, ягъни махсус бәйгедә җиңүчеләргә компаниянең Мактау кәгазен, бүләкләр тапшырды. Бәйге флагын күтәрү хокукына бәйгенең узган елгы батыры - «Елховнефть» идарәсе коллективы лаек булды. Һөнәри осталык конкурсында катнашучыларны көч сынашу өчен билгеләнгән махсус урыннарга тарату командасы яңгырауга полигонның төрле нокталарында җитди көрәш башланды. Билгеле, шулкадәр масштаблы ярышлар оештыру өчен бер полигон территориясе генә җитми. Параллель рәвештә «Татнефть»нең тагын берничә ноктасында оештырылган остаханәләрдә бәйге кызганнан-кыза барды. Бу конкурста катнашу хокукына ия булган осталарга хезмәттәшләре, дуслары көч бирде, ә кырыс судьялар, конкурентлар аларның һәр хәрәкәтен, башкарган эшен энә күзе аркылы үткәрде. Төп бәйгеләр барган арада полигонның төрле нокталарында башка чаралар башланды. Һәр коллектив бирегә үзләренең үзешчән артистларын да алып килергә тырыша. Аларның чыгышлары бер яктан бәйрәм күчтәнәче кебек кабул ителсә, икенче яктан, үзешчәннәрнең кайсы коллективныкы булуы да тамашачы өчен зур фактор. Матур гадәт буенча бу көнне кул эшләре осталары, рәссамнар арасында да бәйгеләр оештырылган иде.
Ниһаять, һөнәри бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Җиңүчеләрнең югары профессионализмын бәяләп, «Татнефть» АҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаутдинов та аларга үзенең котлау-теләкләрен җиткерде:
- Конкурста катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, чараны тагын да кызыклырак һәм тантаналырак итәләр. Бәйгене оештыручыларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм һәм барысын да чын күңелдән якынлашып килүче зур бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм, - диде Шәфәгать Фах-разович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев