Оҗмах әниләрнең аяк астында
Сабирҗановларның гаилә архивыннан Әни, Әнием, Әнкәй... Ул бу дөньяга никадәр шәфкать, ярату, шатлык бөрки! Бары тик ул гына берни белмәгән, аңламаган сабыйдан җәмгыятькә лаеклы, чын мәгънәсендә Шәхес тәрбияли алырга сәләтле. Әни. Һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң изге җан. Аның мөлаемлыгы, күңелләрне нечкәрткән кайгыртуы авыр минутларда шифа бирә, юата, алдагы көнгә...
Сабирҗановларның гаилә архивыннан
Әни, Әнием, Әнкәй... Ул бу дөньяга никадәр шәфкать, ярату, шатлык бөрки! Бары тик ул гына берни белмәгән, аңламаган сабыйдан җәмгыятькә лаеклы, чын мәгънәсендә Шәхес тәрбияли алырга сәләтле. Әни. Һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң изге җан. Аның мөлаемлыгы, күңелләрне нечкәрткән кайгыртуы авыр минутларда шифа бирә, юата, алдагы көнгә ышаныч уята. Ананың баласына булган мәхәббәте чикләр белми, ул мәңгелек. Бер үк вакытта ул бу дөньяда иң авыр "вазифа"ларның берсе дә.
Язмабыз герое Миләүшә Сабирҗановага 1990 елда бәхет икеләтә елмая: ул игезәк малайлар таба! Аналар көне алдыннан без Миләүшә ханым белән очрашып, 23 яшендә икеләтә әни булуы, аңа никадәр җаваплылык өстәлүе хакында гәп корып, шул елларга "кайтып килергә" булдык.
-Миләүшә Мәгъдәнуровна, игезәкләрегез туачагы турында ишеткәч, Сезне нинди хисләр биләп алды?
-Дөресен генә әйткәндә, башта югалып калдым. Табибның сүзләреннән соң елап та алдым әле. Туачак сабыемны ничек карармын, үстерермен дип куркып торганда, берьюлы икәү туса нишләргә кирәк?! Ирем Рафаэль мине тынычландырды, барсы да әйбәт булачагына ышандырды. Нәселдә игезәкләр туу очрагы булса да (әти яклап әбинең игезәк балалары булган), бу миндә дә кабатланыр дип уйламаган да идем.
-Игезәкләр туу үзгәрәк күренеш, ул сөенечле дә, бер үк вакытта мәшәкатьләр дә күбрәк, шулай бит? Сезгә иң әүвәл нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?
-Төп проблема яшәү урыны белән бәйле иде. Баштагы мәлне иремнең әти-әнисе янында тордык, бик тыгын иде. Соңрак безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Әмма анда шартлар бик начар булды: салкын, пычрак. Җитмәсә, улыбыз Илдар еш авырды. Берникадәр вакыттан тормыш рәтләнеп китте - үзебез эшләгән предприятие, ташламалы исемлек нигезендә, безгә бер бүлмәле фатир бирде. Шулай итеп, үзебезнең беренче куыш булдырылды.
Илдар белән Илмир имчәк балалар чагында, аларның йокы графигына җайлашалмый интектем. Берсе тургай - кичке тугызда йокыга тала да, иртәнге дүрттә, биштә үк уяна. Ә икенчесе ябалак- төн уртасында гына йоклап китә һәм тугызга, унга кадәр йоклый. Миңа ял итәргә дә вакыт калдырмыйлар!
-Әйе, кызыкмалы түгел... Күпчелек әти-әни игезәкләренә бер төсле кием ала. Сездә ничек иде?
-Һәрчак бертөслене алдым. Икесенең дә бер үк төсле кием булмаса, үпкәлиләр иде. Ә бит элек бала әйберләре дефицит, ике бертөсле аяк һәм өс киеме юнәтү бик җиңел булмады.
-Игезәкләр бер-береннән аерылып торуны начар кичерә, дип ишеткәнем бар. Дөресме?
-Әйе. Илмир хәрби хезмәткә киткәч, ә аны бик ерак - Таҗикстанга җибәрделәр, Илдар үз-үзен кая куярга белмәде, чирләде хәтта. Без аны көчкә рәткә керттек. Ә инде барыбыз бергә Дүшәнбе шәһәренә Илмир янына солдат анты кабул итү тантанасына баргач, салкын урамда ничә сәгатьләр торып та, Илдарга берни дә булмады. Бер-береннән аерылуны икесе дә авыр кичерде.
-Балаларыгызның уртаклыклары нидә һәм аермалыклары?
-Илдар - җаваплырак. Илмир - шук, юл аркылы чыкканда беркайчан да алдын-артын карамый, туганына аны һәрчак "йөгәнләп" торырга туры килә иде. Бергә чагында бер-берсен гел кайгыртып торалар. Мәктәптә уртача укыдылар. Лидерлар булмасалар да, дуслары, сыйныфташлары әле дә аралашып, хөрмәт итеп торалар.
Тагын бер кызык яклары - икесенә дә һәрчак бер үк нәрсә ошый, хәтта бер үк кызга күзләре төшә.
-Илдар белән Илмир хәзер ни белән мәшгуль?
-Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә төзелеш техникумына укырга керде. Укый гына башлаганнар иде, Илмирны хәрби хезмәткә алдылар. Илдарның ансыз укыйсы килмәде, ташлады. Хәзерге вакытта ул "Татбуртранс" предприятиесендә эшли, укый да. Илмир солдат хезмәтеннән соң (батальон командиры аның яхшы хезмәт итүе турында безгә рәхмәт хаты язгач, күңелдә зур горурлык туды) кайту белән эшкә урнашты. Аларга техника "җене" кагылган. Автомобильләрне яраталар. Улларыбыз икесе дә мәрхәмәтле, ата-ана җанлыклы, ышанычлы таянычларыбыз.
Сүз уңаеннан. Районыбызда игезәкләр туу очраклары елдан-ел арта бара. 2010 елда шундый 8 пар сабый дөньяга аваз салса, быел аларның саны дистәгә җиткән. Быел район тарихына янә бер вакыйга кереп калды - 40 ел эчендә беренче тапкыр өч игезәк бала туды!
Оксана Ильясова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев