Ничек яшисең, ветеран?
Ветераннарның үзара очрашып, тәҗрибә уртаклашып, хәл-әхвәлләр белешеп, районнарның матур, заманча объектлары белән танышуы матур традициягә әйләнде.
Безнекеләр Актанышка барганнар иде. Менә пәнҗешәмбе көнне алар безгә – Азнакайга килделәр.
Кунакларыбызны Татшуган авылы чигендә ипи-тоз, җыр-моң белән каршы алдылар. Алар “Нефтемаш” заводында, шәһәребез ЗАГСында, төбәкне өйрәнү музеенда һәм башка объектларда булдылар. ЗАГС бинасында юбилейлары уңаеннан озак еллар гомер иткән парларны тәбрикләү тантанасында, төбәкне өйрәнү музеенда күренекле шәхес, шагыйрь, озак еллар район башлыгы вазифасын башкарган Әнәс Гатуф улы Исхаковны искә алу кичәсендә катнаштылар.
Ветеран кунакларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова сәламләделәр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев кунакларны озатып, таныштырып йөрде. Актаныш һәм Азнакай районы ветераннары бер-берсе белән истәлек бүләкләре алыштылар, мондый күңелле очрашуларның дәвамлы булуын теләделәр. Тулырак: “Маяк” газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев