Районда яшь буынның сәламәтлеген саклау, буш вакытын файдалы уздыруны истә тотып, төрле объектлар ачыла, зур спорт чаралары уздырыла.
Яңа елга санаулы гына көннәр калганда Актүбә эшчеләр бистәсенең 9нчы кварталында яшәүчеләрне сөендереп, яңа хоккей корты файдалануга тапшырылды. Бу нефтьчеләрнең хоккей спорты яратучыларга ясаган унберенче бүләге. Шуны да әйтергә кирәк, Актүбәдә ачылган...
Районда яшь буынның сәламәтлеген саклау, буш вакытын файдалы уздыруны истә тотып, төрле объектлар ачыла, зур спорт чаралары уздырыла.
Яңа елга санаулы гына көннәр калганда Актүбә эшчеләр бистәсенең 9нчы кварталында яшәүчеләрне сөендереп, яңа хоккей корты файдалануга тапшырылды. Бу нефтьчеләрнең хоккей спорты яратучыларга ясаган унберенче бүләге. Шуны да әйтергә кирәк, Актүбәдә ачылган мәйданчык - Азнакай "Нефтемаш" заводы җитештергән җыелма кортларның яңа эксперименталь проекты. Биредә хоккейчыларның киенү-чишенү бүлмәсе кортка терәлеп үк төзелгән, ул җылытыла. Димәк, уен барышында запас һәм штраф эскәмиясендәге хоккейчыларга тирләгән килеш салкында үз вакыты җиткәнен көтеп утырасы түгел. Сәламәтлек ягыннан да отышлы, салкын тими.
Яңа төзелгән һәм яңача җиһазланган спорт корылмасын ачу спорт белән кызыксынган һәркем өчен көтеп алынган куанычлы вакыйга. Актүбә халкы болай да күңел ачу чараларында актив катнаша, спортка да битараф түгел. Шуңа да яңа төзелгән кортны ачу тантанасына бик күп кеше килгән иде. Аларга өстәп Михаил Гринь исемендәге дивизионга кергән тугыз команданы да санасаң, корт тирәсе зур бәйрәмне хәтерләтте. "Азнакайнефть"нең Актүбәдәге "Кристалл" командасы өчен яңа кортта хоккей сезонын ачып җибәрү зур мәртәбә, шул ук вакытта җаваплылык та. Кунаклар һәм бистә халкы алдында сынау тоту бит! Алар идарәнең Азнакайдагы "Луч" командасы белән очраштылар. Үз йортыңда стеналар да ярдәм итә диләр бит, көндәшләре капкасына хәтсез алка ташлап, "Кристалл" командасы зур нәтиҗә белән отуга иреште.
Кортны ачу тантанасында Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева, "Азнакайнефть" идарәсе профкомы Рәфис Хәсәнов, Әлмәтнең "Нефтяник" хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов һәм башкалар катнашты. Азнакай һәм Актүбә җитәкчеләре халыкка социаль объектлар төзүдә, шул исәптән спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Татнефть" АҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә, нефтьчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш кертүче тренерларга бүләкләр дә тапшырылды.
Нәфис Әхмәт
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев