Монолитта яшәүчеләр бәйрәм итте
Шәһәребезнең әле бер, әле икенче почмагында көн саен урам бәйрәмнәре гөрли.
Күрше-тирә анда рәхәтләнеп күңел ача, шунда ук уртак проблемалар да хәл ителә.
Монолит микрорайонында узган очрашу чын-чынлап халык бәйрәменә әйләнде. Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова башлангычында мул өстәлләр корылган иде, чыгышларның да ниндиләре генә булмады. Халык концерт карап, рәхәтләнеп ял итте бу көнне.
Очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында районның социаль-икътисади үсешенә тукталды, биредә хәл итәсе мәсьәләләр турында бәян итте.
Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдаррак. Бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле юбилярларны, иҗтимагый активларны, үрнәк гаиләләрне барлаган. Аларның барысы да җитәкчеләр кулыннан истәлек бүләкләре алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев