Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәлбагыш мәктәбендә урманнар бөреләнә

Биредә "Татнефть" ярдәмендә ачылган биокласс эшчәнлеген җәйге каникул чорында да бер генә көнгә дә туктатмый.

 Урманнарның мәйданын арттыру максаты белән янган укучылар "Киләчәкне төзүчеләр" төркеменә берләшеп, клонлаштырылган үсемлекләрне яшәтү өчен һәр иртәдә биолабораториягә җыелалар.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм "Татнефть" генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров Мәлбагыш мәктәбендә, алар янында булдылар. Үсемлекләр дөньясына баштан аяк чумган укучылар аларны биокласс, лаборатория белән таныштырдылар, зур мавыгу белән, кызыклы итеп үсентеләрне ничек бөреләндерүләре турында сөйләделәр.

 Азат Фердинанд улы "Татнефть"нең мәктәп базасын тагын да ныгыту, тулаем мәгариф өлкәсендә  давам ителәчәк эшләр хакында әйтеп үтте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев