Мәхәбәтне яңарту өчен 1 ай җитә ме?
Бик матур пар иде алар, якыннары да, таныш-белеш тә: күз генә тимәсен, бәхетләре генә булсын, дип сөенеп карады бу яшь гаиләгә. Аны тагын да тулыландырып, зарыгып көткән сабыйлары - кызлары да туды. Әти-әнисенә охшап, бала да тупылдап торган сәламәт, матур булып үсеп килә. Юк, ахрысы, күз тиде: әнә шулай гөрләшеп...
Бик матур пар иде алар, якыннары да, таныш-белеш тә: күз генә тимәсен, бәхетләре генә булсын, дип сөенеп карады бу яшь гаиләгә. Аны тагын да тулыландырып, зарыгып көткән сабыйлары - кызлары да туды. Әти-әнисенә охшап, бала да тупылдап торган сәламәт, матур булып үсеп килә. Юк, ахрысы, күз тиде: әнә шулай гөрләшеп кенә яшәп яткан гаилә тормышы бердәнбер көнне челпәрәмә килеп җимерелде. Сәбәбен аңламаган таныш-белеш аптырашта калды: кайсына ни җитмәгән?!
Шулай шул инде, һәр гаиләнең үз "скелетлары". Айнур белән Миләүшәнең дә хәтта якыннарыннан да яшергән проблемалары булган икән. Ә бәлки яшь хатын аларны яшереп дөрес тә эшләмәгәндер. Вакытында чаң сукса, киңәш-табыш итсә, гаиләсен саклап кала да алыр иде кебек.
Айның 15 көнен буровойда үткәргән Айнур, кайткач, арытылды, дип берәр чынаяк хәмер эчеп куярга гадәтләнеп китә. Тора-бара ул бер яртыга ук әйләнә. Ә инде "ярты" артында ире ялының яртысын ук үткәрә башлагач, Миләүшә дә түзеп тора алмый, менә китә тавыш, гауга... Чыннан да эше авыр шул, дип башта икеле-микеле торган Миләүшәсе, инде аерылам, сүзен үк әйтә башлый. Юраган юш килә диләрме әле, әллә инде Аллаһның амин дигән чагына туры килгәнме, бердәнбер көнне нибары 3 ел яшәп калган гаиләнең аерылуы хакында ишеттек. Бу вакыйгага да инде 5 ел үтеп бара. Айнурны аерылу дер "селкетте", эчүен ташлап, хатынын кире кайтарырга йөрүен дә беләм.
- Башта горурлык саклаган булдым, әллә кая китә алмас, ялынмыйм имеш. Бер ай үтте дә китте, берни кыла алмадым, срогы җитүгә, аерылыштык та, чит кешеләргә әйләнеп куйдык. Бик үкенәм дә соң..." - ди ул җан әрнүе белән. Миләүшәсенең күңеле нык катканмы, йөрәгендә башкаларга да урын юк, "бер киселгән" телемне дә ялгарга ашыкмый...
Азмы тормышыбызда әнә шундый мисаллар? ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга гына күз ташлыйк. Шушы 11 ай эчендә 374 гаилә корылса, 189ы җимерелгән, ягъни ир белән хатын законлы аерылышканнар. Сезгә дә шулаймы, соңгысын күңел кабул итә алмый. Күз алдына йөзенә сагыш иңгән ир белән хатыннан битәр, ятимлеккә дучар булган сабыйлар килеп баса. Гаиләне саклап калу берничек тә мөмкин түгел иде микәнни соң?
23 декабрьдә Татарстанның Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар гаиләләрнең аерылышу процессына кагылышлы мәсьәләне карарга җыена. Дөресрәге, бу процессны катлауландырырга исәпләре. Әлегә кадәр аерылышу өчен 1 ай срок бирелсә, әгәр Татарстан инициативасы Россия Дәүләт Думасында тикшерелеп, Гаилә кодексына үзгәреш кертелсә, бу срок 3 айга кадәр озынайтылачак. Шул рәвешле, ир белән хатынга уйланырга, барсын да "җиде кат үлчәргә" һәм инде ахыр килеп, нәтиҗә ясарга, ялгышларын аңларга, кем әйтмешли, мәхәббәтләрен яңартырга вакыт бирелә. Гаиләне саклап калуга янә бер шанс.
Соңгы елларда районда аерылышулар санының артуына чын күңелдән борчылган район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә шул хакта сүз чыккач:
-Гаризаларны сүзсез генә алып калмагыз. Эчләренә кереп сөйләшегез, сәбәпләрен белешегез, татулаштыру юлларын эзләшегез. Миңа җибәрегез, кирәк булса, алар белән үзем дә сөйләшәм. Барыбер уртак фикергә килергә, гаиләне саклап калырга була. Бер проблемадан да чыгу юлы табылмый калмый, - дигән иде.
Юк, чарасызлыктан гына әйтелгән сүзләр түгел бу, җитәкче чын күңелдән гаилә ягында һәм аны саклап калуда шәхси ярдәмен дә күрсәтергә әзер.
Гаилә проблемалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да күз уңында. Ел саен республикада 15 меңләп пар аерылышырга ният кыла, аларның 62 проценты 10 ел гына бергә яшәп кала. Меңләгән бала ятимлеккә дучар ителә.
-Яңадан корылган гаиләләрнең 40 проценты аерылыша. Бу факт беребезне дә битараф калдырмаска тиеш. Гаиләләрне саклап калуда комплекслы чаралар күрергә, һәр гариза бирү очрагын җентекләп анализларга тиешбез, - бу сүзләрне Президент Дәүләт Советына еллык юлламасында җиткергән иде.
Аерылышырга гариза бирүчеләргә уйлар өчен 3 ай срок биреләчәгенә райондашлар ничек карый? Безне монсы да кызыксындырды.
Алия Шәймәрданова, 32 яшь, 3 бала анасы:
-Аллага шөкер, ирем белән тату яшибез. Алга таба да шулай булсын. Бер-береңә ачу килгән чаклар була, әлбәттә. Әмма нигә аерылышуга ук барып җитәргә? Ә инде шундый нияте булганнарга 3 ай вакыт бирү генә әллә ни файда булмас, дип уйлыйм. Бер шундый карарга килгән икән, ул аны үзгәртмәячәк инде.
Дамир Сабитов, 54 яшь, 2 онык бабасы:
-Хәзерге яшьләр сабырсыз. Гаилә кыйммәтләрен санламыйлар. Юк кына нәрсәгә дә үпкәләргә торалар, бер-беренә бик кискен кыланалар. Ул 3 айда аларны игә китерү, татуландыру өчен ике якның да әти-әнисе, әби-бабайлар бердәм булып, гаиләне саклап калырга бергәләп тырышса гына инде...
Менә шундый хәлләр җәмәгать. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Гаиләне саклап калу, мәхәббәтне кабаттан ялкынландырып җибәрү мөмкинме? Бәлки сез отышлырак юлларын беләсездер?
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев