Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк”та – Дублер көне узды

Районыбызның яшь лидерлары катнашында уздырылган Дублер көне безнең "Маяк" газетасы редакциясендә дә истә калырлык узды. Бүген безнең коллектив белән шәһәребезнең 6нчы мәктәбе укучысы Элиза Газизова һәм 5нче мәктәпнең унынчы сыйныфында белем алган Айгөл Нигъмәтуллина "җитәкчелек" итте. Кызлар үзләренең киләчәк һөнәрләрен журналистика һәм идарәчелек белән бәйләргә теләвен яшермәде. Әкренләп иҗат дөньясына...

Районыбызның яшь лидерлары катнашында уздырылган Дублер көне безнең "Маяк" газетасы редакциясендә дә истә калырлык узды. Бүген безнең коллектив белән шәһәребезнең 6нчы мәктәбе укучысы Элиза Газизова һәм 5нче мәктәпнең унынчы сыйныфында белем алган Айгөл Нигъмәтуллина "җитәкчелек" итте. Кызлар үзләренең киләчәк һөнәрләрен журналистика һәм идарәчелек белән бәйләргә теләвен яшермәде. Әкренләп иҗат дөньясына да кереп барышлары. Алар "Татмедиа" АҖ филиалы директоры - "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Әхәт кызы Кәримовадан үзләренә бик күп яңалыклар ачты. Җитәкче булуның никадәр җаваплы, тынгысыз хезмәт булуына төшенделәр һәм инде әлбәттә, журналистлар, редакция хезмәткәрләре белән аралашу аларда көтелмәгән кичерешләр тудырып, үзләре әйткәнчә, берникадәр тормыш тәҗрибәсе алу, онытылмас очрашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк”та – Дублер көне узды