Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
“Маяк” газетасы миңа иптәш ул”, – ди Азнакайдан Дамира апа Усманова үзенең рәхмәт хатында
Яңа яуган ап-ак карларга карап, бик озак уйланып утырдым. Пенсиядә гел өйдә утыргач, бар да искә төшә, үзәкләрне өздереп сагындыра шул. Үзем озак еллар дәвамында җылылык челтәре предприятиесе (АПТС)та эшләп лаеклы ялга чыктым. Җитәкчеләребез дә, хезмәттәшләрем дә бик игелекле ярдәмчел булдылар. Һич истән чыгарырлык түгел. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать...
Яңа яуган ап-ак карларга карап, бик озак уйланып утырдым. Пенсиядә гел өйдә утыргач, бар да искә төшә, үзәкләрне өздереп сагындыра шул. Үзем озак еллар дәвамында җылылык челтәре предприятиесе (АПТС)та эшләп лаеклы ялга чыктым. Җитәкчеләребез дә, хезмәттәшләрем дә бик игелекле ярдәмчел булдылар. Һич истән чыгарырлык түгел. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, шунда ук хәл итәләр. Күпләре вафат инде, урыннары оҗмахта булсын. Бүгенге яшь буын да өлкән буынның традицияләрен лаеклы дәвам итәләр. Зур заводка тиңләрлек котельныйның һәр системасын карап, тәрбияләп торалар, көн-төн аппарат яныннан китмичә эшлиләр. Өйләребез җылы , кайнар-салкын су килеп тора. Безнең чорда яп-яшь кыз-егетләр булып эшкә килгәннәрнең тырышлыгы бу. Оешма җитәкчесе Азат Мирмиев, ветераннар Советы рәисе Марсель Фәттахов, Дилбәр Хаҗиева, кадрлар бүлеге, профком җитәкчеләре гел хәлләрне белешеп, искә алып торалар.
Әле " Маяк" газетасына да яздырабыз, дигәннәр иде. Ә мин инде яраткан газетама әллә кайчан язылып куйдым. Газета миңа зур иптәш ул. Авыру кызым белән үзем генә яшәгәч, тормыш мәшәкатьләрем бик күп. Үзебезнең "Маяк" газетасын укыгач, күңелгә шифа алам, сихәтләнеп китәм, сөенәм.
Шулай ук "28 нче квартал" ТСЖ хезмәткәрләренә дә бик рәхмәтлемен. Ишегаллары, подъездларны һәрчак чиста һәм пөхтә тоталар. Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, үз игелекләренең үзләренә меңе белән кайтуын теләп калам. Дамира УСМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев