Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәсгут авылында Олег Дещеня-Стриж истәлегенә мемориаль такта ачылды

Украинада барган махсус хәрби операциядә үзенең изге бурычын үтәгәндә һәлак булган Яхшыбай егете Олег Дещеня-Стриж истәлегенә Мәсгут авылында мемориаль такта ачылды.

Аны ачу тантанасында районыбыз җитәкчеләре, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, Олег Николаевичның якыннары, авылдашлары катнашты.
  Район башлыгы Марсель Шәйдуллин каһарманлык үрнәге күрсәткән якташыбызның әнисе Хәмдия, җәмәгате Вәсимә ханымнарның, балаларының тагын бер кат авыр югалту кайгысын уртаклашу сүзләрен ирештерде.
– Аның кыска гына гомер юлы чын патриотлык, Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Бүген сез кичергән газап-әрнүне бернинди сүзләр дә җиңеләйтә алмый. Әмма шуны белегез: Олег Николаевичның батырлыгы безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак, – диде район башлыгы.
Ул 2001 елда Мәсгут авылы урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлый, аннан  профессиональ-техник училищеда һөнәри белем ала, Россия армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач гаилә кора. Дүрт баланың ышанычы, таянычы, яраткан әтиләре була. Быел контракт нигезендә Оренбург өлкәсендә мотоукчылар бригадасы хәрби частендә хезмәт итә башлаган якташыбыз 13 июльдә батырларча һәлак була. Вафатыннан соң якташыбыз “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнде. 
Тантанада катнашкан авылдашлары, якыннары да хатирәләргә бирелеп, Олег Николаевич белән бәйле җылы истәлекләрен яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев