Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабан туе белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле районыбыз кунаклары!

Чын күңелдән Сезне иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган Сабан туе белән тәбрик итәм!
Сабантуй хезмәт һәм дуслык бәйрәме буларак төрле милләт кешеләре арасында илебезнең күп төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уза торган бәйрәмгә әверелде.
Ә Азнакаебыз өчен ул икеләтә кадерле, чөнки авыл хуҗалыгы районыбыз  икътисадының төп тармакларның берсе. Игенчеләребез 100 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнарында кыр эшләрен быел да уңышлы тәмамлады. 71 мең гектарда язгы культуралар чәчелде. “Август-Мөслим”, “Союз-Агро”, “Агрофирма Азнакай”,  “Таллы-Бүләк”, “Тукай”, “Марс”, “Мөстәкыймов исемендәге” хуҗалыклар, Закирова, Габидуллина, Габдрахманов крестьян-фермерлык хуҗалыклары кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктылар.
Терлекчелектәге уңышларыбыз да бик күркәм. Бүген районыбыз хезмәтчәннәребез тәүлегенә рекордлы 220 тоннадан артык сөт савалар.
Алны-ялны белми эшләүче, үзләренең көндәлек хезмәте белән районыбызның, республикабызның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче хезмәтчәннәргә олы рәхмәтемне, тирән хөрмәтемне белдерәм. Алар белән бергә иңгә-иң куеп тырышып эшләүче авыл башлыкларына, кадерле ветераннарыбызга да ихлас күңелдән олы рәхмәтемне җиткерәм!
Хөрмәтле азнакайлылар! Хөрмәтле кунаклар, якташлар, дуслар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Сабан туе күңелләрегездә матур тәэсирләр калдырсын. Бу якты, матур, юмарт бәйрәм һәр йортка бәхет һәм муллык китерсен! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев