Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Әхмәтов: “Азнакайда тотрыклы үзгәрешләр дәвамлы булсын”

Азнакайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, "Татнефть" ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев һәм башка күренекле кунаклар катнашты. Ииртәдән үк Сөембикә урамында...

Азнакайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, "Татнефть" ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, ТР буенча "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев һәм башка күренекле кунаклар катнашты.

Ииртәдән үк Сөембикә урамында бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итте. Күңелле музыка, шаулап торган самоварлар, чоҗлап пешкән коймак, тирә-юньгә таралган шашлык исе - һәммәсе ярминкәдәгеләрнең кәефләрен күтәреп, бәйрәм рухы тудырды.

Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршындагы авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тормышын чагылдырган, алдынгыларның фотосурәтләреннән торган күргәзмә районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын тулырак күзалларга мөмкинлек тудыра.

Ә инде фойеда кунакларны көз муллыгыннан, аш-су осталарының милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләр, районыбыз осталарының кул эшләре һәм башка иҗат җимешләре каршы алды. Әлеге муллык, гүзәллеккне күреп, азнакайлыларның осталыгы, талантына сокланмый мөмкин түгел иде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады, (авыл хуҗалыгы күрсәткечләре хакында газетабызның узган санында язылды) авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, олы рәхмәтен белдерде.

Марат Готыф улы үзенең котлау сүзендә азнакайлыларның җүмһүриятебезнең уртак калачына иң зур өлеш кертүләрен, гомумән, республикада динамик үсеп килүче районнарның берсе буларак, авыл хуҗалыгы буенча алга китүен билгеләп үтте. Алга таба да уртак тырышлык белән шул югарылыктан төшмәүләрен теләде.

- Азнакай республиканың икмәк данын кайтарды. Тотрыклы уңай үзгәрешләр дәвамлы булсын. Бу уңышларның нигезендә никадәр тырышлык ятканын, игенчеләрнең никадәр тузан ашаганнарын яхшы беләм , - диде ул авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткереп.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Хезмәт алдынгылары РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Азнакай районы башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

... Ел әйләнә ялсыз эшләсә дә, авыл хезмәткәрләре кышын бераз көч туплап, сәламәтлеген ныгытып ала. Район җитәкчелеге бу хакта да кайгырткан: бер төркем авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе җитәкчеләре, белгечләре, алдынгылары санаторий-профилакторийларга юлламалар белән бүләкләнде.

Икмәк булса, җыр да була. Казаннан ук килгән: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ләйсән Гыймаева, Иркә һәм Азнакаебыз артистлары авыл хезмәтчәннәрен җыр-моң, матур сүзләргә күмде. Бәйрәм Мәдәният сараеннан ашханә, мәктәпләргә күчеп, тәбрикләү, хөрмәтләүләр кичкәчә дәвам итте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Әхмәтов: “Азнакайда тотрыклы үзгәрешләр дәвамлы булсын”