Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы журналисты республикакүләм бәйгедә җиңү яулады

«Август-Агро» җәмгыяте ел саен журналист эшләренең республикакүләм бәйгесен үткәрә

Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Август-Агро” җәмгыяте уздырган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Август-Агро» генераль директоры Айдар Галәветдинов та катнашты.

Алар массакүләм мәгълүмат чаралары аша авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган эшләр, яңалыкларны киң аудиториягә җиткерергә ярдәм итүләре өчен, журналистларга рәхмәт белдерделәр. Язмалар, хәбәрләр эшче һөнәренең абруен күтәрергә һәм яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагын сайларга рухландырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте җитәкчеләр.

Бәйгегә йөзләгән эш кабул ителеп, алар арасыннан иң лаеклыларны сайлап алганнар.

Җиңүчеләр арасында журналист Нәсимә Фазлыева да бар. Хезмәт юлының 40 елдан артыгын журналистикага багышлаган, озак еллар дәвамында газета битләрендә авыл хуҗалыгы тармагын яктырткан хезмәттәшебезне зур җиңүе белән ихлас котлап, алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев