Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы редакциясе почтасын өлкән буын хәбәрчеләребезнең иҗат җимешләре дә баета

Алар күңелләрендәге хатирәләрне яңартып, матур-матур мәкаләләр язалар. Шундый хәбәрчеләребезнең берсе – Хәмит ага Басыйров

Кызыклы бер хатирәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Тапкыр куян Минем Азнакай ПРСында эшләп йөргән чагым. Бер скважинаны ремонтлап бетергәч, караңгы төн, кар-буран димибез, эш коралларын озын тимер чанага салып, арбага төяп салып, тракторга тагылып икенче ремонтлыйсы скважинага күчеп китәбез, юлда кыш көннәрендә буран чыгып, юл табалмыйча адашып йөргәндә батып калган чаклар да була иде. Иртән бульдозер юл ачкач кына барасы урынга барып җитә идек.

Юлда төрле кызыклы хәлләр дә булгалый. Шуларның берсе турында күптәннән ишеттерәсем килеп йөри иде. Җәй көне көзгә таба булды бу хәл. Төнлә эшне бетердек тә, Сукаеш ягына тракторга тагылып күченеп киттек. Юлыбыз икмәк басуы уртасыннан үтә. Мин тракторга утырмадым, саф һава сулап барыйм әле дип, тирә-якны күзәтеп чанада басып барам. Таң беленеп килә, җирдән әкренләп томан күтәрелә. Бер мәлне күземә күренә дип торам, басу юлыннан безгә каршы бер куян чабып килә. Җитмәсә, артыннан бер бүре бастырып килә моның. Килеп җитәрәк, бүре басу эченә кереп китте, озак уйлап тормады үләсе килмәгәч, куян минем кырыйга сикереп менеп чүгәләде. Куркытмасам ярар иде инде, дип селкенмичә генә барам шулай аның тапкырлыгына шакатып. Басудан чыккач, сикереп төште дә яланга йөгерде. Тракторда Әхмәт абый иде. Аны “Чибәр Әхмәт” дип йөртәләр. Битләре шадра иде, әллә шуңа шаяртып әйткәннәр. Бу хакта бер дә сораганым булмады, урыны җәннәттә булсын. Барып җиткәч:

– Берәр нәрсә күрмәдеңме? – дип сорадым аннан.
– Минем кырыйдан бер куян чабып үткән иде, – ди.
– Минем кырыйда чанада утырып килде бит ул, – дим.
– Әкият сөйләмә әле , – ди ул ышанмыйча.
– Ышанмасаң, утырган урынын кара, – дим.

Куян куркуыннандыр инде йомышын да йомышлап киткән иде.

– Да, болай да була икән, – дип башын кашып куйды Әхмәт абый.

Шулай итеп куян бүредән трактор чанасына утырып качты, ә бүре басу юлында “Ну, погоди!” дип карап калды.

Хәмит Басыйров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев