Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк» басмалары «Татнефть» конкурсында өченче урын яулады

Үзенең юбилей елында «Татнефть» федераль, республика һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс үткәрде.

Әлеге конкурста «Маяк» редакциясенең дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Гөлнара Хафизова «Басма мәгълүмат чараларындагы язмалар» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Әлмәт шәһәрендә үткән җиңүчеләрне тәбрикләү чарасында шушы көнне нефть чыгару башкаласына яңа мәдрәсә һәм перинаталь центр ачылуына килгән күпсанлы республика журналистлары да катнашты.

Конкурс комиссиясе исеменнән чыгыш ясаган Илшат Мингәрәев, “Татнефть” Компаниясе алып барган тарих, тел, мәдәнияте саклау эшчәнлеге турында сөйләде, катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Һәр номинациядә җиңүчеләр нефтьчеләр исеменнән чәчәк бәйләмнәре, дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Катнашучылар географиясе республика районнарыннан алып Грозный шһәренә кадәр җәелде. Ә җиңүчеләр арасында “Татмедиа” филиаллары вәкилләре белән беррәттән ТАСС федераль мәгълүмат агентлыгы, «Аргументы и факты» басмасы журналистлары да бар иде. Шулай итеп, Азнакай районы журналистларының эшчәнлеге эре массакүләм мәгълүмат чаралары белән лаеклы форматта көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев