КӨЛДЕРДЕ ДӘ, УЙЛАНЫРГА ДА МӘҖБҮР ИТТЕ...
Узган атнада Азнакайның Мәдәният сараенда Әлмөт татар дәүләт драма театры танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде" комедиясен Азнакай тамашачысына тәкъдим итте. Зал тулы халык булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмидер. Азнакайлар болай да спектакльләргә яратып йөри. Ә бу куеласы спектакльдә төп рольләрне районның Банки Сукаеш авылы кызы, Татарстанның халык артисты...
Узган атнада Азнакайның Мәдәният сараенда Әлмөт татар дәүләт драма театры танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде" комедиясен Азнакай тамашачысына тәкъдим итте. Зал тулы халык булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмидер. Азнакайлар болай да спектакльләргә яратып йөри. Ә бу куеласы спектакльдә төп рольләрне районның Банки Сукаеш авылы кызы, Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова белән аның ире Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев һәм шулай ук, тамашачыларның яраткан артисты - Татарстанның халык артисты Роза Салиховалар башкарды. Шуны да өстәргә кирәк, Әлмәт дәүләт драма театры директоры Фәридә ханым Исмәгыйлова да читтән түгел, үзебезнең районның Карамалы авылы кызы. Шуңа да азнакайларның Әлмәт театры спектакле белән еш очрашуларына аптырыйсы түгел.
Спектакльне тамашачы бик җылы кабул итте. Төрек белән татар кардәш халык булып, тормышларында уртаклык күп булганнан гына түгел. Якын кешеңне югалту, озак еллар ялгыз яшәү кайсы милләттә дә бер төрледер инде ул. Ир белән аз гына яшәп калган, гомерләренең ике дистәдән артык өлешен ялгыз яшәгән ахирәтләрнең бер-берсе арасындагы мөнәсәбәте, аларның кичерешләре, капма-каршы җенескә карата карашлары, залдагы күп кенә тамашачы язмышын чагылдырган кебек булды. Кайберәүләрнең яшь аралаш көлүләрен күрү шул турыда уйланырга мәҗбүр итте. Спектакльдә бары дүрт кеше уйнады. Әмма тамашачыны озын монологлар ялыктырмады. Киресенчә, һәр кешегә үз язмышы белән чагыштырырга вакыт бирде. Артистларның һөнәри осталыгына тормыш тәҗрибәсе дә өстәлеп, күңелле дә, гыйбрәтле дә тамаша бүләк иттеләр.
Спектакль тәмамланганнан соң, халык тиз генә урыннарыннан торып, кием алырга ашыкмады. Артистлар адресына алкышлар белән рәхмәт әйткәннән соң, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып сәхнәгә Мәдәният идарәсе һәм Мәдәният сарае җитәкчеләре күтәрелде. Алар Луиза ханым белән Камил әфәндегә Азнакай районы башлыгының рәхмәтен җиткерде. Баксаң, аларның икесенең бергә сәхнә тормышын башлауларына 100 ел тулган икән. Ә Банки Сукаеш кияве Камил үзенең күптән түгел җитмеш яшен билгеләп үткән булган. Шул уңайдан аларга Азнакай районы башлыгы һәм Азнакай тамашачысы исеменнән телевизор бүләк ителде. Якташлары, Банки Сукаеш җирле Советы җитәкчелеге авылдашлары исеменнән әлеге талантлы гаиләгә матур теләкләрдән тыш, чәчәк бәйләме һәм зур мамык юрган да тапшырды. Сәхнә ветераны Әҗүәт ага Җиһангиров матур итеп курайда уйнап кына куандырмый, курайларны ул ясап та шаккатыра. Үзе ясаган бер курайны юбилярларга - үзенең авылдашларына да бүләк итте. Бирер алдыннан бүләк курайда уйнап та күрсәтте.
Шундый матур кичә бүләк иттеләр Әлмәт татар драма театры артистлары Азнакай нефтьчеләренә. Залдагы тамашачыларның күпчелеге нефть сәнәгате тармагында эшләүчеләр яки аннан лаеклы ялга чыккан ветераннар иде. "Азнакайнефть" идарәсе профкомы бу спектакльгә 150 билет сатып алып, үз нефтьчеләрен куандырды һәм дөрес эшләде. Спектакль караучылар бары рәхмәттән башка сүз әйтмәс. Икенче көнне иртән иртүк, күтәренке күңел белән нефть чыгарырга эшкә китәр.
Нәфис ӘХМӘТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев