Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше елатып, баеп булмый ул

Менә шушы хатын-кыз улыбызның бер дигән гаиләсен таркатып, ике баланы ятим калдыртты.

Тормышыбыздагы бу күңелсез хәлләр дүрт ел элек башланды. Улыбызның тату гына яшәгән гаиләсен бердәнбер көнне җимерде дә ташлады ул хатын. Ялгызы яшәүдән туйган, ирле буласы килгәндер. Әллә ирләренең соңгысына үч итмәк булганмы, хәрхәлдә, аны урамда, мескен хәлдә калдырырга теләгәнен беләбез. Әмма бу нияте барып чыкмый, иргә хатын тиз табыла, чөкердәшеп яшәп яталар, дип ишетә беләбез.

Менә шушы хатын-кыз улыбызның бер дигән гаиләсен таркатып, ике баланы ятим калдыртты. Сүз дә юк, гаеп улыбызда да, моны инкарь итмибез. Әмма балалар тәрбияләүче бу ханым ике сабый хакында уйларга, әтисез үскән балаларның каргышы төшмәсме, дип уйланырга тиеш иде. Дөрес, улыбыз аның белән язылышмады. Сөяркәсе исә таныш-белешләренә: “Гражданский брак белән яшим”, – дип кукыраеп йөргән. Сөяркә булу гражданинның хатыны булу түгел, ә чит кеше гаиләсен юкка чыгаручы була ул, ничек инде ул шуны аңламый?! Ярар, ансына да исең китмәс иде әле, ә менә улыбызның үз акчасына сатып алган йортның бер өлешен баласына яздыруы таң калдыра. Бу балага безнең улыбызның бер катнашы юк, ул аңа кадәрге ирләрнең берсеннән туган бала. Аферистка дими, ни дисең?! Улыбызның шушы шомафи кармагына эләгүе җаныбызны талкый. Картайган көннәребездә үз оныкларыбыз өлешен даулап суд юлларында йөрербез дип башыбызга да китермәгән идек.

Шулай инде, тәрбиянең иң әүвәл гаиләдән башлануына меңенче кат инанасың. Ул ана сөте белән керә. Үскәндә ир-атның җәберләнүен, аны акча янчыгы ролендә генә күрүнең үрнәге бер дә яхшыга түгел. Кыз бала да моны сеңдереп, шулай тиеш дип үсә. Менә шундый тормыш алып барырлык яхшы өлге булмаган, гаиләдә ир-атка хөрмәт күрсәтә белмәгән хатыннар боза да инде тату гына яшәп яткан гаиләләрне.

Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый, дигән бик хаклы гыйбарә бар. Улыбызның да бу хатын белән тормышлары барып чыкмады, яши алмадылар. Аның кармагына тагын кемнәр кабар? Бу ир-егетләрнең аналарын инде җәлләп утырам. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз шул. Безгә гаилә учагын саклау, иман, игелек тарату кебек күркәм вазифалар йөкләнгән, шуңа да гүзәл затлар диләр бит безне. Ә инде борын-борыннан килгән әхлагыбызга төкереп, гаиләләрне җимергән, башкалар хисабына баерга, яшәргә тырышучылар нинди зат була?

Миләүшә Галиева, Азнакай шәһәре

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кэбэхэт була