Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайнана белән килен чәк-чәк пешерү серләрен ача

Хуҗабикәләр татлы чәй ризыгын әзерләү серләре, нечкәлекләре белән уртаклаштылар.

Халкыбызның күп еллардан бирле яратып ашала торган ризыкларының берсе чәк-чәк.  Элек-электән аны бары тик кунак килгән вакытларда гына пешерә торган булганнар. Чәкчәк бүген дә табын күрке, аеруча туй өстәленә ямь бирүче тәм-том буларак бик популяр. Аны кибеттән дә сатып алып була. Тик йорт шартларында пешкәне белән кибетнекен чагыштыра торган түгел инде.

Урманайда яшәүче Гамбәрия апа Хәбибуллинаны чәк-чәк пешерү остасы буларак авылда бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул гомер буе авылдашларын, туган-тумачаларын әлеге телне йотарлык тәмле, татлы ризык белән шатландырган, ничәмә-ничә егеткызларның никах, туй табыннарына пешереп бирә торган булган.

...Үзвакытында нинди генә тормыш авырлыкларын кичерергә туры килми аңа: сугыш чорындагы ачлытуклы балачак, авыр колхоз эше дисеңме... Урман кисәргә, торф чыгарырга да ялланып китә. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы авыл мәктәбендә идән юучы булып эшли. Монда да краннан су агып тормый: иң элек аны көянтәләп чишмәдән алып кайтасы, җылытасы була. Балалар килүгә мәктәптә җылы булсын өчен, иртәнге сәгать икедә төшеп, мичне ягып җибәрәсе. Моның өчен утынны да урманнан алып кайтырга, ярырга, кыш чыгарлык әзерләргә кирәк. Гамбәрия апаның тырыш хезмәтен югары бәялиләр: аңа “Хезмәт ветераны” исеме, күптөрле Мактау кагәзьләре бирелә. Ире Зөбәер абый белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Күптән түгел Гамбәрия апа үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Әбекәй әле дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Аның көч-дәртенә күз тимәсен: җәен кош-корт асрый, бакчада чүп утый, кышын 11 оныгын, 17 оныкчыгын йон бияләй-оекбашка да кинәндереп тора ул. Төп нигездә аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүче улы Шамил, килене Раушаниягә ул зур таяныч, киңәшче.

Чәк-чәк пешерү бу гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган күркәм гадәт дисәң була. Кайнанасыннан әлеге татлы ризык пешерү осталыгына төшенгән Раушания апа кызларын, оныкларын да өйрәтә. Һәр эшнең үз җае булган кебек, хуҗабикәләр татлы чәй ризыгын әзерләү серләре, нечкәлекләре белән уртаклаштылар.

– Чәк-чәк камырын ясау өчен 10 йомыркага бер чеметем тоз, 1 чәй калагы сода салып, катнашманы нык кына күпертергә кирәк, – дип сөйләде Гамбәрия апа. – Әз-әзләп ак он салып йомшак кына камыр басабыз. Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәемнәр әзерлибез. Аларны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга кисәбез. Тирән табага өч төрле: көнбагыш, каз һәм туң май салып, утка куябыз. Мөһим сере шул: чәк-чәкне кызган түгел, ә бары бераз суынган майга салырга кирәк. Камыр кисәкләрен алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Аннан чәк-чәкне баллап, матурлап өябез, – диде әбекәй.

Кайнана белән киленгә, аларның зур тату гаиләләренә киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын дибез, ә укучыларыбызга әлеге рецепт буенча чәк-чәк пешереп карарга тәкъдим итәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев