Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Картая мени соң йөрәк

Мәнәвез авылында Өлкәннәр көненә багышлап «Картая мени соң йөрәк» дип исемләнгән истәлекле очрашу узды.

Мәнәвез мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Энҗе" вокаль ансамбле, "Җәүһәрләр" театр коллективы, "Йолдызчык" балалар бию коллективы матур чыгышлары белән бәйрәмебезне бизәде, күңелләргә илаһи дәрт өстәде.

Авылыбыз шагыйрәләре Дания Хәсәнова, Халидә Галимова  ханымнар бәйрәмгә атап язылган шигырьләрен, Камил Хәбибуллин юмор җыентыгын тәкъдим итеп очрашуны тагын да затлы иттеләр. Әгерҗе авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, күп еллар балалар бакчасында  җитәкче булып намуслы хезмәт иткән Альбина Сафиуллина, "Яшь йөрәкләр" вокаль ансамбле, Туйкә авылы ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин, шул авылның мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Артемьева, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зөбәрҗәт" вокаль ансамбле, моңлы сандугач Дамира Әхмәтова матур чыгышлары, изге теләкләре белән Мәнәвез авыл халкына хөрмәт хисләрен белдерделәр.          

Авылыбыз өлкәннәре әнә шулай бай концертны тамаша кылып, чәй табыны артында сыйланып, "Җырны танып белү" уенында катнашып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Табын әзерләгән уңган хуҗабикәләр Гөлнур Хакова, Римма Галиуллина һәм башкаларга, бәйрәмне үткәрүдә үз өлешләрен керткән Илдар
Мәүлиханов, Рәсим Гыйззәтуллин, Флүзә Хәсәнова, Эльнар Исламов, Халидә Галимовага барысы да бик рәхмәтле калды.
 

Гөлназ Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев