Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КАИның Әлмәт филиалы активистлары Азнакайның өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар

Яңа уку елы ахырына якынлашты. Димәк, өлкән сыйныфлар өчен имтиханнар да килеп җитте. Агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары 26 майда - география, рус әдәбияты; 29 майда - рус теле; 2 июньдә - чит тел, физика; 5 июнь - математика; 9 июнь - информатика һәм (ИКТ), биология, тарих; 11 июнь -...

Яңа уку елы ахырына якынлашты. Димәк, өлкән сыйныфлар өчен имтиханнар да килеп җитте.

Агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары 26 майда - география, рус әдәбияты; 29 майда - рус теле; 2 июньдә - чит тел, физика; 5 июнь - математика; 9 июнь - информатика һәм (ИКТ), биология, тарих; 11 июнь - җәмгыять белеме, химиядән Бердәм Дәүләт Имтиханы бирәләр.


Ел саен укучылар БДИ тапшырганда зур стресс кичерә. Әмма аны урап узу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен БДИ нәтиҗәләре әлләни мөһим булмаган югары уку йортына керү ысуллары турында алдан кайгыртырга кирәк.


Бөтенроссия олимпиадалары призерлары (белгечлекләре шул профильгә туры килсә) ВУЗларга имтиханнарсыз кабул ителә, яки әлеге фән буенча 100 балл җыя. Мондый мөмкинлектән файдалану өчен сез керергә теләгән ВУЗда нинди фәннең профильле булуы белән кызыксынырга кирәк. Туры килә торган профильдәге олимпиаданы сайларга һәм алга!


Мисал өчен, математика, информатика һәм физика буенча Бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларны ел саен А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техника университеты - КАИ уздыра.

Сайлап алу турлары традиция буенча КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы базасында уза. Безнең район укучылары бу олимпиадаларда актив катнашалар. Быел физика буенча олимпиада призеры, Актүбәдәге 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Дамир Гыймрановны Әлмәт филиалы директоры Мәхәббәт Гарифуллина шәхсән үзе котлады.

Ул шулай ук КАИның Әлмәт филиалының мәгариф идарәсе һәм мәшгульлек үзәге белән тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтте. Агымдагы елда физика һәм математика укытучыларының форумы үткәрелде, анда БДИга хәзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде. Шулай ук олимпиадаларга хәзерлек чикләрендә "Икътисад буенча олимпиада мәсьәләләрен чишү" буенча мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен остаханәләр уздырылды.

Хезмәттәшлек максатында студентлар - филиал активистлары, Азнакай шәһәре өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар. Алар булачак абитуриентларга уку, сессияләр, бәйге, конференцияләр, онытылмас сәяхәтләрне үз эченә алган студент тормышы турында сөйләделәр.

Укучылар Әлмәт филиалына хәзерлек юнәлешләре, 20 июньдә башланачак кабул итү комиссиясе эше белән таныштылар. "КАИга укырга кереп дөрес эшлисең!" девизы буенча фикер алыштылар.


КАИ - Россия һәм чит илләрдә дә танылган, классик университет традицияләрен һәм укытуда яңа технологияләрне үз эченә алган заманча мәгариф һәм фәнни-тикшеренү комплексы. Биредә туган җиреңнән ерак китмичә генә уку мөмкинлеге бар.


Тулырак мәгълүмат белән филиал сайтыннан: http://alf-kai.ru/; социаль челтәрләрдә: http//vk.com/club68482288 таныша аласыз.

Әлмәт филиалы Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр урамы 9Б адресы буенча урнашкан.

Кабул итү буенча сораулар белән:

(8553) 31-76-29, 31-75-30, 8-987-406-39-35

телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.



Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАИның Әлмәт филиалы активистлары Азнакайның өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар