Иртәнге чыкта яланаяк йөргәнегез бармы?
Бу бигрәк тә файдалы.
Җәй дәвамында даими рәвештә чыкта йөрсәгез көзгелеккә организмыгыз ныгыр. Чыкта яланаяк йөреп, тамак шешүдән, ангинадан котылып та була, ди халык медицинасы белгечләре. Йөреп килгәннән соң аягыгызны сөртеп корытмагыз, кояшта ныклап киптергәннән соң гына юыгыз. Шулай чыкның файдасы ныграк булыр.
Сезнең иртәнге чык суы белән юынып та караганыгыз бармы? Минем бар!
Файдасы нидәме? Хәзер сөйлим! Кечкенәдән һәр җәй әби-бабай янында уза иде. Бик иртә тотырга ярата идем. Әбием: "Кызым, яфрак-үләннәрдәге чыкны битеңә сөртә торган бул. Ешрак сөртсәң, шифасы күп. Битең дә нәфис, йомшак булыр", дия иде. Олы яшендә дә бите кызларныкы сыман янып, балкып тора иде әбиемнең. Сере шунда булган, күрәсең...
Ә чынлыкта исә, таза табигый тукыманы чыклы үләнгә салып, юешләгез һәм шуны битегезгә ябып, берничә минут тотыгыз. Менә дигән табигый тукландыру.
Сез дә шулай эшләп карагыз әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев