Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртә өйләнешергә кирәкме?

Соңгы вакытта гаилә кору яшен билгеләү тирәсендә сүзләр куера. Илдә бик яшьли өйләнешүне тыю турында закон да кабул итмәкчеләр. Дөрес, әлегә халык фикерен өйрәнү бара. Ә сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? Иртә өйләнешү кирәкме? Шәһәрдәшләрнең дә һәркайсының үз фикере. Наталья Афанасьева: -Улым хәрби хезмәттән кайткач әле мәктәпне дә тәмамламаган кыз...

Соңгы вакытта гаилә кору яшен билгеләү тирәсендә сүзләр куера. Илдә бик яшьли өйләнешүне тыю турында закон да кабул итмәкчеләр. Дөрес, әлегә халык фикерен өйрәнү бара. Ә сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? Иртә өйләнешү кирәкме? Шәһәрдәшләрнең дә һәркайсының үз фикере.

Наталья Афанасьева:

-Улым хәрби хезмәттән кайткач әле мәктәпне дә тәмамламаган кыз белән дуслашты. Ул укуын бетергәч тә өйләнешәбез дип белдерделәр. Мин моңа ныклап торып каршы идем. Беренчедән, әле унсигезе яңа гына тулган кыз баланың бернинди һөнәре юк, йорт эшләрен дә юньле-рәтле белми, бала гына бит әле. Юк, үгетли алмадым. Өч ел яшиләр, хәзер инде кечкенә улыбыз - оныгым да бар. Әмма киленне җәллим, бернинди белгечлек алалмыйча калды. Хәзер инде үзенең дә бик укыйсы килеп тормый. Ә бит әле алда олы тормыш юлы. Гомер буе җыештыручы, себерүче булып эшләп йөрисе килер микән? Минемчә, әле 18 яшь тә кияүгә чыгу, өйләнешү өчен бик иртә. Башта һөнәр алырга кирәк.

Венера Кыямова:

-14 яшьлекләрне өйләнешергә әзерләр дип санамыйм. Сабый гына бит әле алар. Дөрес, кайбер халыкларда, бигрәк тә Урта Азия республикаларында балаларның иртә өйләнешүе гадәти хәл санала. Ялгышмасам, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә дә 16 яшькә кадәргеләрнең дә никахын теркиләр, җитди сәбәпләр булганда, әлбәттә. "Акыл" утырткач өйләнешсәң дә таманга туры килә әле ул. Хәзерге яшь-җилкенчәкнең сабырлыгы болай да барлы-юклы гына. Ә тормышта әллә нинди хәлләр булгалый, башта аларны әзерләргә кирәк.

Рифат Солтанов:

-Болай да аерылышулар бик күп. Яшьлек бит ул бу чорның бар рәхәтен татып калу өчен, ашыкмасыннар. 25-26 яшьтә өйләнешкәннәрнең дә бу чорларын сагынып, "сулга" каерган очраклары булгалый, аннан аерылышалар. Балалар ятим кала...

Лена Гыймаева:

-Иртә өйләнешү кирәкми. Әле аның 24-25 яшьлекләренең дә күпчелеге уртак тормышка әзер түгел. Районыбызда эшләп килүче "Пар канатлар" клубы аларны гаилә коруга әзерләү максатыннан ачылды да инде. Безнең клубта төпле киңәшләр, тәҗрибәле кешеләрдән юридик, әхлак, дини мәсьәләләр белән бәйле сорауларга җаваплар алырга була. Өйләнешергә җыенган парлар белән шундый очрашулар үткәреп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртә өйләнешергә кирәкме?