Йөзьяшәр авыл
Бу көннәрдә җитмешкә якын гына хуҗалыгы булган кечкенә генә Октябрь Бүләк авылы, үзенең йөз еллык юбилеен бәйрәм итте.
Тирә-ягын урман чорнап алган, матур табигатьле, яшеллеккә күмелеп утыручы шушы авыл, һәрчак үзенә җәлеп итеп тора. Элек-электән, эшкә уңган, тырыш халык яшәгән бу авылда. В. И. Ленин «Крестьяннарга җир бирү турында»гы декретка имза куеп, җир бирелә башлагач, шушы авыл буласы урынга бик күп гаиләләр килеп урнаша башлаган. Авылга нинди исем бирергә? Халык бераз аптырап калган. «Ленин» исеме бирү турында да тәкъдимнәр булган, ләкин бер тавыштан авылга Октябрь Бүләк дип исем биргәннәр. Декретны имзалау октябрь аенда булганлыктан, авыл халкы моны үзләренә октябрь ае бүләге дип кабул иткән. Шул рәвешле авыл һәм анда яшәгән халык бу исемне гасыр буе бик горур йөртә.
Авылның бердәм, дус, эш сөючән халкы, авылны оптимизация җилләреннән дә саклап кала. Май чүлмәгенең тышыннан билгеле дигәндәй, авылга кергәч тә, монда уңган халык яшәгәне күренеп тора. Авыл уртасында балкып, ислам нуры чәчеп мәчет утыра. Бу мәчетне төзүдә авыл халкы актив катнаша. Беренчел матди ярдәмне Сирин атлы авыл агае күрсәткәнлектән, мәчетне дә аның исеме белән «Сирин мәчете» дип йөртәләр икән. Йортлар төзек, ихата-куралар аллы-гөлле төсләргә буялган. Октябрь Бүләк авылында үзеңне сихри бер дөньяда кебек тоясың. Урамда көз булса да, әле авылдагы яшеллек үзенең йөзен җуймаган. Күз күреме җирдән урманнар, болыннар башлана. Көмеш сулы чишмәләре авыл кырыннан һәрберсе үз көен көйләп, салмак кына агып ята бирәләр. Шул шифалы суны эчеп, урман һавасы сулап үскәнгәдер, бәлки, бу авылдан күренекле кешеләр бик күп чыккан. Алар арасында дәрәҗәле хәрбиләр, даны еракларга киткән нефтьчеләр, исемнәре данга күмелгән укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар.
Октябрь Бүләк авылында йөз яше уңаеннан зур бәйрәм булды. Анда Шушы авылда яшәгән халыкның яшәү рәвеше, һәр династиянең нәсел агачы, авылның бай тарихын чагылдырган «Чагыллы Октябрь Бүләк» китабы да тәкъдир ителде. Бу саллы китап ике кило авырлыкта, бай эчтәлекле, үзенә бик күп тарихи мәгълүматлар туплаган. Бу китапта шушы җирлектә яшәп иҗат итүче авылдашларның иҗат җимешләре дә урын алган. Азнакай районында авыллар тарихын чагылдырган китаплар чыгару бик күркәм традициягә әйләнеп бара. Шундый китапларның байтагы дөнья күрде инде. Бу эштә тарихчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов бик зур хезмәт куя. Шушындый изге эшләр дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам.
Җәүһәрия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев