Илдар Динмөхәммәтов: “Укытучысы яхшы булса, укучысы аны узар”
Ул сәхнә өчен яратылган.
Төс-кыяфәте дә, килеш-килбәте дә, җырга-сүзгә осталыгы да бик туры килгән. Аны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Мәдәни чараларының күрке ул. 2020 елда Халыкара “Татар сүзе” бәйгесендә лауреат булуы, 2021 елда Әлмәт шәһәрендә узган “Урсал тауда” фестиваль-бәйгесендә “Сәнгатьле уку” номинациясендә гран-при яулавы һәм башка күп кенә җиңүләре дә зур талант иясе икәнлеген раслый. Редакциябезнең әнә шундый асыл кунагы – Илдар Динмөхәммәтов.
– Илдар Әнсәрович, мондый талант каян килә?
– Гаиләдән киләдер дим. Әни бик матур җырлый иде, яшь чагында спектакльләрдә уйнаган. Әти бик оста булмаса да, гармун тарткалый, җырлый иде. Алар концертларны яраталар иде. Кечкенәдән җыр-моң арасында үстем.
– Шуңа күрә һөнәр сайлауда кыенлыклар булмагандыр?
– Мәктәптән соң армия сафларында хезмәт иттем, аннан кайткач Әлмәтнең техник училищесында һөнәр алып, Азнакайның производствоны автоматлаштыру цехында электромонтер булып эшли башладым. Эштә үзешчән сәнгатьтә актив идем. Сәләтемне күреп, миңа хезмәттәшләрем мәдәният институтына барырга киңәш иттеләр. Читтән торып укырга иде ният, әмма документларны бирергә соңга калганмын, шулай итеп көндез режессура бүлегендә укып чыктым һәм 1987 елда үземнең туган авылыма – Сәпәй мәдәният йортына директор булып кайттым.
– Сез бит әле ул чакта татар халык ашларын җитештереп сату буенча гаилә кооперативы оештырып, районны гына түгел, бөтен республиканы шаккатырган идегез...
– Бик олы бер вакыйга булды инде Татарстан өчен. Эшебез белән танышырга республикадан зур делегация килде.
– Сезнең ул чактагы гаилә концертлары да истә калган...
– 1990 елда ике энекәшем белән гаилә концертлары оештырдык, “Таң егетләре” исеме астында җырлый идек. Азнакай-Бакалы районнары арасында үзара дуслык күпере салынган елларда Бакалыда, Актаныш һәм башка районнарда, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә чыгышлар ясадык. Энекәшләр дөньядан иртә киттеләр, урыннары җәннәттә булсын! Бүгенге көндә ике улым белән традицияне дәвам итәбез.
– Хезмәт юлыгызга карасаң, бик урау булган...
– Сәпәй мәдәният йортыннан соң ул чакта торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Инсаф Сәитович Солтанов мине үзләренә эшкә чакырды. Балта остасы да, инженер-тәэминатчы да, база җитәкчесе, тулай тораклар директоры булып та эшләргә туры килде. Биредә 13 ел үзешчән сәнгатьне җитәкләдем, район күләмендә смотр-конкурста 13 ел беренчелекне бирмәдек. Заллар тулы булып, безнең концертларны төнге уникегә кадәр карап утыра иде халык. Биредә 1997 елда “Таң” ансамбле оештырдык. Концертлар белән тирә-як районнарга йөрдек. 2004 елда мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Гарәфетдиновичның урынбасары итеп билгеләделәр. Шушы чорда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе” бәйгесендә зона күләмендә 6 район командасы арасында Азнакайның “Хуҗа күчтәнәчләре” командасы беренче урынны яулады. Зәйдә узган бәйгедә икенче урынга чыктык. Команда капитаны Фирдүс Тямаев иде, ул Хуҗа Насретдинны уйнады. 2007-2009 елларда мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифасын башкардым. Аннан тагын бу өлкәдән читләшеп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып алдым.
– Авыл егете андый эшне дә батырып башкаргандыр, әмма ничектер Сезне башка юнәлештә күрәсе килми...
– Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Дамир Рашатович Гыйләҗев 2014 елда мине балалар сәнгать мәктәбенә директор итеп димләде. Коллектив ачык йөз белән каршы алды, бик матур эшләдек. Әмма күңелдә күптәнге хыялым йөри иде – театр оештыру. Җитәкчелеккә рәхмәт, каршы килмәделәр, сәнгать мәктәбендә театр классы ачып, рәхәтләнеп укытам. Театрыбызга “Елмай” дип исем куштык. Татарча спектакльләр куябыз. Мәдәният минстрлыгыннан Грант отып, ул акчага техника, костюмнар алдык. Канатлар куйган шикелле булды.
– Шәһәр балаларына татарча уйнау авыр түгелме?
– Әлбәттә авырлыгы бар. Алар бит мәктәптә дә, өйдә дә русча сөйләшеп өйрәнгән. Кайбер татар сүзләрен бөтенләй аңламыйлар. Текстны ятлап чыгу гына түгел, аңлап сөйләү мөһим. Шуңа күрә русчага тәрҗемә ясарга да туры килә. Конкурсларда жюри да бала аңлап сөйлиме-юкмы, шуңа игътибар бирә. Татар хәрефләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтәм.
– Репертуар сайлауда кыелыклар кичерәсезме?
– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мультфильмнарны татарчалаштыру белән шөгыльләнде, шуңа күрә кыенлык күрмим. Без “Винни Пух” спектаклен сәхнәләштердек. Балаларга кызык. Беренче булып Чалпы мәдәният йортында, уку елы азагында гимназиядә чыгыш ясадык. Бик яратып карадылар. Гастрольләрне башка мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да дәвам итәргә уйлыйбыз. Мәдәният идарәсе барырга автотранпорт бирә, сәнгать мәктәбе җитәкчелеге дә ярдәм итеп тора.
– Театрга балаларны ничек сайлап аласыз?
– Сәләте булмаган баланы да борганым юк. Андыйлар арасында да күздән яшьләр килерлек итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәре бар. Укытучысы яхшы булса, укучысы аны узар. Минем өчен баланы шул дәрәҗәдә ача алу зур шатлык. Баланың үз-үзенә шанычын үстерергә кирәк. Укучыларымның уңышы куандыра. Былтыр Мәрьям Хәмзина Халыкара “Татар сүзе” бәйгесендә лауреат булды. Безнең театр әле яшь, спектальләрне яңа күрсәтә, үзебезне таныта башладык.
– Ике ул үстердек дидегез. Тормыш иптәшегез дә сәнгать кешесеме?
– Тормыш иптәшем Мөнирә балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Сәпәй авылында йорт җиткереп, шунда гомер кичерәбез. Олы улыбыз Илнар гаиләсе белән Азнакайда яши. Кечесе Илназны әле яңа гына өйләндердек, Казанда яши, башка тармакта эшләсә дә, дипломлы җырчы.
– Мондый сәләтегез белән башкалада тагын да югарырак күтәрелгән булыр идегез. Үкенмисезме?
– Казанда укыганда укытучылар Г.Камал театрына әзерлибез дигәннәр иде. Әмма туган якка, әти-әни янына нык тартылдым. Һич үкенмим.
– Сезгә еллар кагылмый кебек. Үзегезне шулай яшь килеш саклануның сере нәрсәдә?
– Спортны яратам. Азнакайга авылдан эшкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрдем. Әти-әнидән килгән геннар да роль уйныйдыр. Аннан соң мин – оптимист, эчкерсез кеше, бөтен әйбергә сөенеп, ямь табып яшәү сәләтен сакладым. Балалар белән эшләү дә яшәртә торгандыр. Кешеләрне, дөньяны, тормышны яратам.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алга таба да уңышлар Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев