Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәмегез кирәк, азнакайлылар!

11 август Әлмәт шәһәрендә «Белый цветок» хәйрия акциясендә «Милосердие» гуманитар ярдәм үзәге волонтерлары катнашачак.

Әлеге акция кысаларында сатылган товарлардан акча махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалы гаиләләренә ярдәмгә китәчәк.

Бу изге эштә сезнең ярдәм кирәк: теләсә нинди кул эшләнмәләрен, уенчыкларны, камыр ризыкларын, кәгазьдән ак чәчәкләрне, киптерелгән чәй үләннәрен, җиләкләрне сез түбәндәге адресларга илтеп, ярдәмгә мохтаҗларга өмет бирә аласыз:

  • Нефтьчеләр урамы, 35 нче йорт «Шифа» сәүдә үзәге янында гыйбадәтханә. Көн саен 8:00 сәгатьтән – 15:00 сәгатькә кадәр;
  • Хәсәнов урамы, 20 нче йорт (8 нче мәктәп каршында) «Милосердие» гуманитар ярдәм үзәге. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 9:00-13:00 һәм 15:00-17:00 сәгатьләрдә эшлиләр.

Белешмәләр өчен телефон: 89172918209, Сәбилә Галайчук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев