Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Геройларыбызның исемнәре мәңгеләштерелә

Азнакай районы Урманай авылында махсус хәрби операциядә, илебез сагында геройларча һәлак булган Васил Гыймранов һәм Илнар Абдуллин хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды.

Бу хакта безгә Урманай авылының актив хәбәрчесе Роза Галиәхмәтова язып җибәрде.

«23 майда 100 еллык тарихы булган авылыбыз мәктәбендә укып, аң-белем алган, патриотик рухта тәрбияләнгән, махсус хәрби опрерация башлангач, илебез азатлыгы өчен көрәшкә киткән һәм батырларча һәлак булган Гыймранов  Васил  Мирзаһидан улы һәм Абдуллин Илнар Тәкъсин улы  исемнәрен мәңгеләштерү өчен мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов, авыл җитәкчеләре исеменнән Елена Закирова, каһарманнарыбызның якыннары, район һәм авыл халкы, укучылар, килгән кунаклар катнаштылар. Бөек Ватан сугышында, башка хәрби бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Мәктәп директоры Гөлшат Хәйбуллина

«Хәрби операция тизрәк бетсен, егетләребез исән-имин кайтсыннар! Яңадан мондый такталар ачарга язмасын», – диде. Бу һәммәбезнең дә теләге иде.

Әлеге мемориаль такталар киләчәк буыннарга батырлык мирасы булып сакланыр. Геройларыбызның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге яшәр», – диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев