Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Герой – шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә

15 февраль көнне герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды.

Бу көннәрдә шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә  районыбызда күп чаралар уза. Район – шәһәр ветераннар советы лекторлары  Азнакайдагы 7 нче мәктәптә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Мәктәпнең 7 һәм 9 сыйныф укучылары ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, “Маяк” газетасының ветераннар советы җитәкчесе Нәсимә Камалиева, “Азнакайнефть” идарәсе ветераннар советы җитәкчесе Илдар Сәмигуллинның патриотизм рухы белән сугарылган чыгышларын кызыксынып, бик игътибар белән тыңлап утырдылар.   Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына, батырлыгына  кагылышлы  сорауларга җаваплар бирделәр.   

 “Укучылар очрашудан бик канәгать калдылар. Балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшне  алга таба да дәвам итәчәкбез. Безне бик җылы каршылаган 7 нче мәктәп җитәкчеләренә, аеруча Фирүзә Фәнил кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, – ди Миләүшә Миргазияновна.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев