“Фемида” матбугат үзәге – республика бәйгесендә җиңүче
Суд эшчәнлеген бар яклап ачык һәм хәбәрдар итү максатында 2005 елның декабрендә Азнакай шәһәр суды каршында "Фемида" матбугат үзәге төзелеп, менә дистә ел дәвамында ул җирлегебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән уңышлы хезмәттәшлек итеп килә. Шушы вакыттан бирле районыбызда чыгып килүче "Маяк", республиканың "Суд да дело" газеталарында, "Правосудие Татарстана" журналында һәм...
Суд эшчәнлеген бар яклап ачык һәм хәбәрдар итү максатында 2005 елның декабрендә Азнакай шәһәр суды каршында "Фемида" матбугат үзәге төзелеп, менә дистә ел дәвамында ул җирлегебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән уңышлы хезмәттәшлек итеп килә.
Шушы вакыттан бирле районыбызда чыгып килүче "Маяк", республиканың "Суд да дело" газеталарында, "Правосудие Татарстана" журналында һәм Азнакай теле-радиокомпаниясендә шәһәр суды һәм җәмгыяви судьялар эшчәнлеге һәрдаим яктыртылып торыла.
Үзебезнең җирле мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә язмаларны бирү стратегиясе эшләнде, шул нигездә суд практикасы "Фемида" исеме астында махсус сәхифәләр, тематик битләр аша яктыртылып килә башлады.
Шушы дәвердә "Маяк" газетасы битләрендә 122 тематик сәхифәләрдә һәм "Кеше һәм закон" рубрикасы астында татар, рус телләрендә судьяларның, суд аппараты хезмәткәрләренең һәм журналистларның 350дән артык эчтәлекле язмалары дөнья күрде. Ә инде телерадиокомпания белән берлектә 70ләп мәгълүмати-хокукый телепрограмма һәм яңалыкларда телесюжетлар эшләнде. Узган ел гына да "Маяк" газетасында 32, "Суд да дело"да 5 язма басылып чыкты.
Әлеге язмаларда һәм телематериалларда закончалыктагы үзгәрешләр, бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре, резонанс тудырган эшләр чагылдырыла, район халкының сорауларына җавап-аңлатмалар бирелә. "Суд залыннан", "Җинаять һәм җәза" рубрикалары астында бирелгән язмалар газета укучыларда аеруча кызыксындыру тудыра. Аларда зыян күрүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда, гаеплеләрне җәзага тартуда, гаделлеккә ирешүдә суд эшчәнлеге нәтиҗәләре яктыртыла, шулай ук укучыларны уйланырга этәргән җәмгыятьнең социаль, әхлакый проблемалары күтәрелә. Андый материаллар халыкта гамәлдәге законнарга карата хөрмәт тәрбияли, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне кадер уята.
Гражданнарга суд эшчәнлеге мәгълүматларын тагын да ачыграк итү максатында 2007 елда интернет-сайтны тутыру буенча актив эш башланды. Анда суд утырышлары вакыты, каралган эшләр нәтиҗәләре, халыкны кабул итү графигы, документлар өлгесе, суд практикасы, сорауларга җаваплар һәм башка мәгълүматлар урнаштырылып килә.
Сайтка хөкем карарларын әзерләгәндә мөһим социаль проблемалы булганнарына һәм бөтен халыкны кызыксындырганнарына аеруча игътибар бирелә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча судның матбугат секретаре тарафыннан 213 пресс-релиз урнаштырылды. Бу материаллардан массакүләм мәгълүмат чаралары да еш файдалана.
Сайтка керүчеләр фикеренчә, суд эшчәнлеген яктыртуның бу иң кулай ысулы һәм аның популярлыгы да елдан-ел үсә. Узган ел 23 378 кеше сайтка кергән һәм барлыгы 89 910 бит укылган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда шактыйга күбрәк.
Әнә шулай оператив һәм бердәм эшчәнлек үз нәтиҗәләрен бирә: Азнакай шәһәр судының "Фемида" матбугат үзәге республика бәйгесендә "Иң яхшы матбугат үзәге" исемен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев