Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрләр Азнакай тәҗрибәсен өйрәнде

Район хакимиятенең актлар залында эшмәкәрләр Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе җитәкчелеге белән очраштылар.

Конференция эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР инвестиция-венчур фонды вәкилләре, Азнакай, Сарман, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт районнары эшмәкәрләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Марсель Шәйдуллин районыбызда эшмәкәрлекне үстерүгә җитди игътибар бирелүен билгеләп узды.

“Җирлегебездә 1400 эшмәкәрлек субъекты, 4 авыл хуҗалыгы кооперативы, 100 дән артык фермер, 6 сәнәгать мәйданчыгында 28 резидент эшчәнлек алып бара. Алар төрле программаларда катнашалар, без дә мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырышабыз”, – диде  ул.

Эшмәкәрләр районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертү белән бергә иҗтимагый чараларда актив катнашалар, хәйриячелек белән дә киң шөгыльләнәләр.

Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров 2023-2024 елларда районда эшмәкәрлекне үстерү буенча бурычларны, бизнесны үстерүдә иҗтимагый институтларның ролен яктыртты.

Түгәрәк өстәлдә кунакларга Азнакай эшмәкәрләренең инвестицион һәм инновацион проектлары, сәнгать мәйданчыклары һәм паркларының мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

“Яңа идеялар, яңа тәҗрибәләр, кешеләрнең уй-фикерләрен белү безгә бик кирәк. Азнакайда сәнәгать мәйданчыкларын карап чыктык, эшмәкәрлек буенча файдалы практика алдык. Районда ничә еллар уңышлы гына эшмәкәрлек советы эшләп килә, мондый берлекләрнең роле хәзер зурая башлады, башкаларга Азнакайның зур тәҗрибәсен күрсәттек”, – ди Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре  ассоциациясе җитәкчесе Рәфыйк Шәйхетдинов.

Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллинга эшмәкәрлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен ассоциациянең Рәхмәт хатын һәм медален тапшырды.

Конференция барышында эшмәкәрләр шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, дәүләт ярдәмнәре  белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев