Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары уздырган Азнакай эшмәкәрләренә дәүләт ярдәм күрсәтә

ТР Икътисад министрлыгы электр челтәренә технологик тоташтыру, энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен чыгымнарны субсидияләүдә бу эш белән шөгыльләнүче компания һәм эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтә. "Техник тоташтыру" Мондый ярдәм 2008 елның 1 гыйнварыннан электр челтәре хуҗалыгы объектларына техник тоташтырылучыларга күрсәтелә. 500 кВтка кадәр көчәнешле электр челтәре объектларына технологик тоташтыру өчен түләү...

ТР Икътисад министрлыгы электр челтәренә технологик тоташтыру, энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен чыгымнарны субсидияләүдә бу эш белән шөгыльләнүче компания һәм эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтә.

"Техник тоташтыру"

Мондый ярдәм 2008 елның 1 гыйнварыннан электр челтәре хуҗалыгы объектларына техник тоташтырылучыларга күрсәтелә.

500 кВтка кадәр көчәнешле электр челтәре объектларына технологик тоташтыру өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация. Бер гариза бирүче өчен 3 млн сумнан да күп түгел. Хезмәткәрләр саны 50 кешедән азрак.

1,5 МВтка кадәр көчәнешле электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация. Бер гариза бирүче өчен (хезмәткәрләр саны 50 кешедән күбрәк ) 3 млн сумнан да күп түгел;

"Энергия саклау"

2008 елның 1 гыйнварыннан энергоэффектив технологияләрне, җиһаз материалларын да кертеп, энергия саклау чараларын тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарның 50 проценты күләмендә компенсация. Бер гариза бирүче өчен 3 млн сумнан да күп түгел.

"Энергоаудит"

2008 елның 1 гыйнварыннан энергетик тикшерүләр белән бәйле чыгымнарның 50 проценты күләмендә компенсация. Бер гариза бирүчегә 1,5 млн сумнан күп түгел.

Гариза бирүчеләргә таләпләр:

агымдагы елда хезмәткәрләрнең саны 250дән кимрәк;

товарларны сатудан, хезмәт күрсәтүдән кергән акча (НДСтан башка) 1 млрд сумнан кимрәк.

Тулырак мәгълүмат алу өчен ТР Икътисад министрлыгына, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә. Рәсми сайт: mert.tatar.ru

Кайнар линия телефоны 8(843) 524-90-90

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары уздырган Азнакай эшмәкәрләренә дәүләт ярдәм күрсәтә