- Ничек инде берни белми торып шундый хәбәр таратырга була. Баланың әтисе көн саен хастаханәгә барып, хәлен белеп тора бит. Әлеге хәбәрне таратучы журналистка аның дөрес булмавы хакында язып чыгарга кирәк хәзер, - диде Эльмир.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: тиздән Вәсилә Фәттахованың улы Кәримнең туган көне җитә.
- Теләге булган һәр кеше җырчының улына бүләк ясый ала, - диде Эльмир Булатов.
Бүләк ясарга теләүчеләр, Уфа шәһәре, Октябрь Проспекты 84/3, "Роксана" радиосы офисы адресына бүләкләрен юллый ала.
Нет комментариев