Еллык эшкә нәтиҗә ясалды
Бүген район башкарма комитеты конференц-залында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең 2012 ел эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышы узды. Анда ТР ЭЭМның инспекция җитәкчесе Алексей Иванов, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, полиция бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров, прокуратура, шәһәр суды вәкилләре һ.б. катнашты. И.Шакиров докладыннан соң шәхси составның эшенә йомгак...
Бүген район башкарма комитеты конференц-залында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең 2012 ел эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышы узды. Анда ТР ЭЭМның инспекция җитәкчесе Алексей Иванов, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, полиция бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров, прокуратура, шәһәр суды вәкилләре һ.б. катнашты. И.Шакиров докладыннан соң шәхси составның эшенә йомгак ясалды. Алексей Александрович коллектив эшчәнлегенә яхшы бәя бирде, шул ук вакытта җитешмәгән якларны да ассызыклады. "Күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга кирәк. Эшнең нәтиҗәсе булырга, һәркем үз хезмәтенә җаваплы карарга тиеш. Шул чакта гына без нәрсәгә булса да ирешә алачакбыз", - дип белдерде ул чыгышында.
×××
Районның ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013 елның беренче аенда район һәм шәһәрнең сигез пары никахын рәсмиләштергән. Туучылар саны - 27. Балалар арасында малайлар күпчелекне тәшкил итә. Аларга Данил, Исмәгыйль, Әмир кебек исемнәрне кушсалар, кызлар арасында Айсылу, Самира, Сабрина исемнәре популяр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев