Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Элиза Мәрданшина: “Яңа туган сабыйдан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларны да кайгыртабыз”

Изге җомга көнне халык өчен игелекле эшләр башкаручы халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау бүлекләренең хисап җыелышы узды.

Хисап җыелышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, хезмәт коллективы катнашты.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза  Мәрданшина һәм халыкны   эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева үз тармакларында узган елда башкарылган эшләргә хисап тоттылар һәм киләсе елга бурычлар билгеләделәр. Айдар Фәндәсович исә, гомуммән, җыелыштагыларны район тормышына кагылышлы вакыйгалар, бурычлар белән таныштырды. Клара Алексеевна үзенең сәламләү сүзендә игелекле эш башкаручы фидакарь хезмәткәрләргә  олы рәхмәтен белдерде, азнакайлыларның барлык эш күрсәткечләре буенча да алдынгылар рәтендә баруын билгеләп узды. Ул шулай ук әлеге өлкәдә узган елда  Республика күләмендә  башкарылган эш нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Бүләкләүләр – чараның иң күңелле мизгелләре булды.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев