Дөньяны игелек коткара
Азнакайның яңартылган Мәдәният йорты үз эшен физик мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм максатыннан оештырылган Хәйрия марафоны белән башлап җибәрде.
Әлеге чара Азнакай районында 15 нче елын уздырыла. Районда барлыгы 3,5 мең физик мөмкинлекләре чикле кеше яши, аларның 274е балалар. Хәйрия фондына кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәмгә юнәлдерелә. Марафонда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре, депутатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, ветераннар... һәм әлбәттә физик мөмкинлекләре чиклеләр, аларның якыннары катнаштылар.
«Азнакай халкы – ярдәмчел халык. Әмма көнендә генә түгел без физик мөмкинлекләре чиклеләргә һәрвакыт, көн саен ярдәм итәргә тиешбез һәм без мәрхәмәтле халкыбыз белән бергә шулай эшлибез дә. Матди ярдәме белән бергә үзенең назын, күңел җылысын бүләк иткән һәркемгә рәхмәт. Рәхмәтләребезнең иң зурысы төннәрен йокламыйча, озак еллар дәвамында инвалид балалар тәрбияләгән әниләр һәм әтиләргә», – диде Марсель Зөфәрович марафонны ачып.
Марафон экраннарда Азнакай телевидениесе төшергән сюжетлар, районыбыз артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Инвалидлар – көчле рухлы кешеләр. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле, озак еллар сәхнә тоткан үзешчәннәребез дә бар.
Игелекле гамәлгә үз өлешләрен кертүчеләр күп булды ул көнне. Халыкта “Башкаларга игелек кылучы бәхетле һәм рәхәт яшәүче”, – дигән әйтем бар. “Аз да ярдәм, күп тә ярдәм” дигәне дә бар. Ярдәмнең иң зур өлеше, әлбәттә нефтьчеләребезнеке. Хакимият хезмәткәрләре дә бер көнлек хезмәт хакларын биргәннәр. Бер көнлек хезмәт хакларын күчергән башка оешма-паредприятиеләр дә бар. Табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре... Кыскасы, олысы-кечесе игелекле эшкә үз өлешен керткән, хәтта мәктәп укучылары да төрле ярминкәләр уздырып, акча җыйганнар. Ә марафон да, инвалидлар декадасы да әле дәвам итә. Игелек кылыйм дисәң, беркайчан да соң түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев