Дәүләт банкы отличнигы Галимҗан Кәрәмов: «Картаерга иртә әле!»
Биек тауга күтәрелгән саен манзара киңрәк ачыла: еракларга илтүче юллар, бормаланып агучы елгалар тасма кебек кенә, йортлар кечкенә генә булып күренә. 90 ны узу да шулай тау түбәсендә торуга тиңдер ул. Тәҗрибә, акыл тупланган, дөньяны дер селкетеп эшләгән чаклар түбәндәрәк калган. Үткән көннәреңә карап хозурланасың, сокланасың. Татарстанның Атказанган экономисты -...
Биек тауга күтәрелгән саен манзара киңрәк ачыла: еракларга илтүче юллар, бормаланып агучы елгалар тасма кебек кенә, йортлар кечкенә генә булып күренә. 90 ны узу да шулай тау түбәсендә торуга тиңдер ул. Тәҗрибә, акыл тупланган, дөньяны дер селкетеп эшләгән чаклар түбәндәрәк калган. Үткән көннәреңә карап хозурланасың, сокланасың. Татарстанның Атказанган экономисты - шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Галимҗан абый Кәрәмов хезмәт һәм тормыш юлын сокланырлык итеп үткән.
...Галимҗан Кәрәмов тумышы белән Минзәлә районы Сәмәкәй авылыннан. Җиде класс белем алган яшүсмер хезмәт юлын туган колхозында башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшьтәшләре белән Сталинск шәһәренә хәрби хезмәткә әзерлек үтәргә чакыралар. Бераздан яшь егет сугышка китә, Үзәк фронтта хезмәт итә. Ватанның азатлыгы өчен батырларча көрәшкән егет өч тапкыр каты яралана.
- Мина тавышлары әле дә колакта чыңлый, күкерт исен бүген дә тоям, - дип искә ала ул вакытларны кичәге солдат.
Җиңүне Галимҗан Эстониядә каршылый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Туган ягына кайтып төшкәннән соң, башта авылда клуб мөдире, соңрак авыл Советы секретаре булып эшли. Хуҗамәт авылы сылуы Саҗидә белән танышып-кавышалар. Галимҗан Кәрәмов Казан финанс техникумына көндезге бүлеккә укырга кергәндә, гаиләне шатландырып, кызлары Гөлшат дөньяга килгән була.
- Ул чагында янымда ышанычлы терәгем - тормыш иптәшем булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, - дип искә ала ул елларны юбиляр. Килеп туган авырлыклар алдында яшь гаилә һич кенә дә баш ими. 1953 елда Галимҗан абый Калинин банкына эшкә килә, берничә елдан Апас банкында җитәкче булып эшли. Урау тормыш һәм хезмәт юллары үтеп, Кәрәмовлар Азнакайга килеп төпләнә. Монда Галимҗан абый 23 ел дәвамында Дәүләт банкын җитәкли. Нәтиҗәле хезмәте Мактау грамоталары, медальләр, «Дәүләт банкы отличнигы» күкрәк билгесе белән билгеләнә.
Гомеренең туксанынчы дистәсенә аяк басарга әзерләнгән Галимҗан абый яшәү дәртен һәм мәгънәсен югалтмаган, һәр туган яңа көнгә сөенеп яши. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 65 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Кәрәмовлар - шәһәребезнең тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе. Алар өч кызлары - Гөлшат, Лилия һәм Гүзәл өчен сөекле әти-әни, 6 онык һәм 4 оныкчыклары өчен яраткан әби белән бабай да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев