Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үчәлле авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре бердәм яши

Үчәлле авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре бердәм, тату гомер кичерәләр.

Монда барлык бәйрәмнәр уртак, Тукай әйткәндәй, үзара тел вә лөгать алмашып яшиләр. Аеруча ике милләт янәшә – татарлар һәм чувашлар. Якты Күл – районда бердәнбер чуваш авылы. Шунысы кызык, аларның милли гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан Үчәлле авылы мәдәният йорты каршында “Щарса” фольклор ансамбле оешып, татарлардан гына торган бу коллектив шактый еллар инде район чараларын үзләренең чыгышлары белән бизи. – Үзем татар, ирем әрмән, чувашча киенеп җырлап йөрим, – дип көлә Үчәлле авылы мәдәният йорты директоры, ансамбль җитәкчесе Айгөл Алекян. Туган авылы Сукаешта “Тырыш” колхозында бухгалтер булып эшләгән чакта күзе төшә аның ферма төзешергә килгән Вараздатка. Бар кыюлыгын җыеп, үзе аңа телефоннан шалтыратып, очрашу тәкъдим итә. Биш елга сузылган мәхәббәт туй белән тәмамлана. Вараздатның әнисе Гөлгенә дә татар. Ул да авылларына төзелешкә эшкә килгән әрмән егете Зограб белән кавышкан. Зограб, бу якларны үз итеп, хатынының туган авылы Үчәлледә төпләнеп кала. Кызлары Нинель дә татар егетендә кияүдә. Әнә шулай бу гаиләдә татар-әрмән җепләре нык береккән. Айгөл һәм Вараздат Алекяннар гаиләсендә балалар татар, рус һәм әрмән телләрен беләләр. – Ирем татарча миннән яхшырак та сөйләшә әле, – ди Айгөл. Вараздат нефть тармагында шофер булып эшли. Көн дә авыл белән шәһәр арасын таптарга туры килсә дә, ихатада күпләп малтуар асрарга вакыт һәм көч таба. Айгөл әрмән аш-суларын оста итеп пешерергә өйрәнгән. Табында долма, спас, шашлык кебек ризыклар тансыкка гына түгел, даими әзерләнә. Ике якның да гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итеп яшиләр. 16 ел кайнасы белән дә кыз белән әни кебек алар. Тау ягы халкы кызу канлы. Татар хатын-кызларының сабырлыгы һәм уңганлыгы, гаилә традицияләрен санлавы катнаш никахны озын гомерле итә. Быел Якты Күл мәдәният йортында Мәҗит Ибраһимов җитәкчелегендә “Нарспи” фольклор ансамбле оешкан. Ике авыл, ике иҗат төркеме дә бер-берсен тулыландырып, бәйрәмнәрне бергә үткәреп, халыкка татар, чуваш кына түгел, башка төрле милләтләрнең дә мәдәниятын таныталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев