Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чемодур авылында халык җыены үтте

Районыбызда халык җыеннары дәвам итә

Чемодур авыл җирлегенә кергән Чемодур, Алферовка һәм Тетвель авыллары халкы өчен мәдәният йортында бәйрәм төсендәге җыен оештырылды.

Биредә район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Чемодур авыл җирлеге башлыгы Алина Курганская, Яшьләр һәм туризм идарәсе җитәкчесе Миләүшә Минһаҗева, район Советы депутаты Раил Фәттахов, халыкның сорауларына җавап бирергә әзер төрле оешма вәкилләре һәм җирлек Советы депутатлары катнашты.

Чара матур концерт номерлары белән ачылды. Җирлектә тугры хезмәт куючыларны, тату гаилә корып, озак еллар бергә яшәгән парларны бүләкләделәр.

Җирлек башлыгы Алина Курганская узган 2023 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Соңыннан һәр теләгән кеше үзен борчыган мәсьәләләр буенча сорау биреп, төгәл җавап ала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев