Чалпы авылы турында “Күтәрик хәтер пәрдәләрен” китабы табадан төште
Изге җомга көнне Чалпы авылы мәдәният йортында китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
2024 елда Азнакай районының Чалпы авылы нигезләнүгә 340 ел тулды. Бу китап Чалпы авылы юбилеена зур бүләк. Өч гасырдан артык чорны үз эченә алган, бер җирлеккә караган Балан Бүләк, Ирекле, Камышлы һәм юкка чыккан Наратлы, Каенлы Күл, Роза, Чулпан авыллары буыннар тарихы тасвирланган китап 700 биттән тора.
«Районыбыз тарихына багышланган йәзләгән китаплар басылса да, мондый ук саллы, эчтәлекле, зур китап юк иде әле», – диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ул үзенең тәбрикләү сүзендә китапны нәшер итүдә зур тырышлык куйган һәммә кешегә, иганәчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Китапның буыннардан буыннарга күчеп кыйммәтле ядкарь булып саклануын теләде һәм китапны төзүдә фидакарь хезмәт куючыларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Аның изге теләкләренә Чалпы авылы җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин да кушылды һәм бүләкләрен тапшырды. Кичәдә китапны төп төзүче һәм җаваплы мөхәррир Ясир Хөснетдинов адресына бик күп ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде. Мөхәррир үзе исә рәхмәтле: “Чалпыда һәрчак ярдәмгә әзер, киң күңелле халык яши. Алар белән хезмәттәшлек итеп, туганлашып беттек хәтта”, – диде. Ерак юлларны якын итеп кайткан авылдашларның, килгән кунакларның да бу көнне әйтер сүзләре күп булды. Ул сүзләрдә авылның данлы шәхесләре өчен горурлык та, киләчәк буыннарга калдырырдай мирас өчен сөенеч тә бар иде. Әле китапның дәвамы булуын да теләделәр.
Кичә район мәдәният хезмәткәрләренең, авылдашларының концерт номерлары белән бизәлде.
Тулырак “Маяк” газетасының киләсе саннарыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев