Борчыган мәсьәлә
Эт этлеген итмәс димә
Быел көз урамыбызда бер эт пәйда булды. Картайгач хуҗасы куып чыгаргандыр инде, бик моңсу иде аның карашы. «Тәпиеңе бир!» – дигәч, «исәнләшә» дә белә иде үзе. Менә бер мәлне күрше-тирәнең баскыч төбеннән аяк киемнәре югала башлады. Ахыр чиктә капка асларын хәтта җил йөрмәслек итеп ныгыттылар. Көннәрдән бер көнне сарбаебыз юкка чыкты. Ә күптән түгел аны башка урамда бер өер этләр белән очраттым.
Андый өер яныннан һәрберебез ниндидер бер курку хисе белән уза. Әле бәйдә ләң-ләң өргәне дә ычкынып, ботарлап атар сыман. Азмы җан өзгеч мисаллар. Әнә, бер танышымны авыл җирендә күрше эте чак өзгәләмәгән. Җитмәсә, кулында кечкенә сабые да булган. Куркудан хушын җуеп егылам дигәндә, бәхетенә, хуҗасы күреп алган.
– Аягымда тешләгән эзләре әле дә бар, – ди.
Ә бит бу хәл бик аяныч та бетәргә мөмкин иде. Менә балаңны урамга уйнарга чыгарып җибәр шуннан соң!
Котырган эт тешләмәс дип кем ышанып әйтә ала? Авыру таратучы төлкеләрнең азган чагы. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бармак аша гына карап булмый.
Гадәттә үз йорты белән торучылар этләрен төнгелеккә бәйдән ычкындыра. Аларга кеше гомере түгел, үз малы җәл. Караңгы эленгәч урамга чыгарга куркып торасың. Этнең нинди этлек эшлисен белеп булмый бит.
Көчек чагында балаларга дус һәм сакчы дип алынган этләр вакытлар узу белән кирәксезгә әверелә. Урам өерләренең күпчелеге – әнә шундыйлар. Кызганычка каршы, бездә мондый хуҗаларга карата бернинди чаралар күрелми.
Европа илләренең күбесендә эпидемик куркыныч тудыра дип, хуҗасыз этләрне кичекмәстән аулыйлар һәм «йоклаталар».
– Кемдер башмагын кимергән яки келәмгә пес иткән өчен дә этен өеннән куып чыгара. Әгәр дә моның өчен штрафлар саллы булса, кешеләр этләрне асрарга алганчы уйланыр иде. Мин дә хайваннар яратам, ләкин алар сабый бала кебек тәрбия таләп итә. Балаңны шуклыгы өчен урамга куып чыгармыйсың бит, – ди Гөлназ Сәйфиева.
Кызганычка каршы, бу проблема бер безнең районга гына түгел, бөтен илгә хас. Һәр үтеп баручы артыннан теләнеп карап калучы, чүплек контейнерлары янында азык эзләп актарынучы ул этләр курку белән бергә кызгану хисе дә уята. Нәкъ йортсыз-җирсез калган адәм балалары – сукбайлар кебек…
Берәүләр аларны атарга кирәк ди, икенчеләр каршы төшә. Шуңа күрә дүрт аяклы дусларыбызга мәрхәмәтле булыйк, аларны язмыш кочагына ташламыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев