Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бездә һәр һөнәр иясе үз урынында

16 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне Бай тарихы булган Азнакай автомобиль юллары идарәсенең мактаулы эшләре бездә генә түгел, күрше-тирә районнарда да яхшы таныш. Бүгенге әңгәмәдәш - "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мират Хаҗипов. Идарә җитәкчесе Мират Хаҗипов -Мират Җәүдәтович, идарә подразделениеләре, алар башкара торган эшләргә...

16 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Бай тарихы булган Азнакай автомобиль юллары идарәсенең мактаулы эшләре бездә генә түгел, күрше-тирә районнарда да яхшы таныш. Бүгенге әңгәмәдәш - "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мират Хаҗипов.

Идарә җитәкчесе Мират Хаҗипов

-Мират Җәүдәтович, идарә подразделениеләре, алар башкара торган эшләргә тукталыйк әле.

- Автомобиль юлларына хезмәт күрсәтә торган дүрт эксплуатация участогы, эш үзенчәлекләренә карап, Азнакай шәһәрендә, Актүбә һәм Җәлил бистәләрендә урнашкан. Юл төзү участогы, асфальт салу бригадасы, юл төзү материаллары эшләп чыгару, автотранспорт цехлары бар. Соңгысы махсус техника һәм автомобиль колонналарына бүленә.

Паркта бүген 150 гә якын махсус техника, шул исәптән 6 роторлы кар чистарткыч, 8 автогрейдер, төрле эш башкаруга көйләнгән 11 юл машинасы, җебеткеч эремә сиптерү автомашиналары, махсус эшләр өчен бульдозерлар, "К-700" тракторлары бар.

Идарә Азнакайдан алып, гомуми озынлыгы 840 чакрым булган Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы - "М-5" (федераль трасса), Рус Акташы, Түбән Мактама - Актүбә, Тымытык - Күктәкә юлларына һ.б. хезмәт күрсәтә.

Без, башлыча, юл төзү, ремонтлау, аларны карап тоту белән шөгыльләнәбез. Хезмәт урыннарыбыз үзәктән йөз чакрымга якын читкә сузылган. Быел гына да 8 район биләмәсендә 20дән артык объектта эш башкардык һәм алып барабыз.

Юллар салганда һәм реконструкция ясаганда аларның сыйфатын яхшырта, куллану вакытын озайта торган система һәм технологияләр куллану белән бергә, юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан, юл буйларын сөзәкләндерү буенча да махсус төзелеш эше алып барабыз. Азнакай - Тымытык юлының 3 чакрым 300 метр аралыгындагы ремонт эшләре әлеге таләпләр нигезендә башкарыла.

Юлларны карау буенча да комплекслы эш алып барабыз. Моңа юл күрсәткече билгеләрен сафта тоту, яңарту яки алыштыру, юлдагы чокырларны ремонтлау, юл астына салынган суүткәргеч торбаларны чистарту, юл буе агачларын кисү, анда ком һәм вак таш җәю, тукталышларга автопавильоннар кую, аларга хезмәт күрсәтү һәм, билгеле инде, ел әйләнәсендә юлның чисталыгын тәэмин итеп тору керә.

- Узган еллар кризисы сезнең коллективны да әйләнеп узмады. Бүгенге икътисади хәлегезгә тукталыйк әле?

- Аның шаукымы безгә дә кагылмый калмады, билгеле. Әмма эш урыннарын кыскартмадык, белгечләребезне урамда калдырмадык. Ярты көн эшләсәк эшләдек, коллективны саклап калдык. Соңгы берничә ел йомгакларына гына мөрәҗәгать итик: әгәр дә 2008 елда 282 миллион сумлык эш башкарган булсак, 2009 елда ул 298 млн. булды. Узган ел 470 млн. сумга җитте. Бу елны инде 567 миллион сум күрсәткече белән тәмамларбыз дип торабыз.

- Ирешелгән уңышлар артында, беренче чиратта, төп башкаручы - хезмәт кешесе тора...

- Бездә һәр һөнәр иясе үз урынында. Берсен мактап, икенчесен калдырсаң, дөрес булмас иде. Шулай да производствоны оештыручылар - баш инженер Илһам Шакиров, ПТО җитәкчесе Марсель Хөснуллин, эксплуатация участоклары җитәкчеләре Рифкать Кадыйров, Айдар Яркәев (Азнакай), Алмас Галиев (Актүбә), Ринат Хаҗипов (Җәлил), юллар төзү участогы начальнигы Рамил Әхмәдишин, инженер Марат Минаҗиев, капиталь ремонт ясау бригадасы җитәкчесе Динар Сабиров, юл төзү материаллары эшләп чыгару цехы начальнигы Мәгъсүм Сафиуллин, автотранспорт цехы җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин, махсус техника һәм автомобиль колонналары механиклары Әлмир Галләмов, Данир Асылов һәм башкалар бар. Бу көннәрдә Мөслим районындагы Шуганка - Баланлы авылларын тоташтыручы дүрт чакрымга якын юл салабыз. Авыр табигать шартларына да карамастан, эшчеләребез анда тырышлык, осталык үрнәкләре күрсәтәләр.

- Алга планнарыгыз нинди?

- Якын арада юл төзү материаллары эшләп чыгару цехына сәгатенә 8 тонна битум эмульциясе җитештерүче җайланма урнаштырырга җыенабыз. Әлегә аның тоннасын 17 мең сумнан Яр Чаллыдан кайтарабыз. Моннан тыш, Германиядә эшләнгән, югары сыйфатлы һәм экологик чиста продукция җитештерүче "АММАН" асфальт-бетон заводы алачакбыз. Яңа техника һәм технологияләр куллану чыгымнарны күпкә киметәчәк.

Форсаттан файдаланып, барлык эшче-хезмәткәрләребезне, район юлчыларын һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм!

Мастер Руслан Вәлиев (уңда) идарәнең тәҗрибәле белгече, асфальт җәю агрегаты машинисты Рамил Әхмәдиев, юл эшчеләре Рифгать Шәйморатов, Рөстәм Дәүләтшин һәм Илдар Хәбиров белән эш сыйфаты турында әңгәмә алып бара

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев