Балачак иленең иң матур бәйрәме Азнакайда Тарсус паркында узды
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Балаларның көтеп алган бәйрәмендә күңелле уеннар, җыр-бию, мастер-класслар оештырылды, аттракционнар, тәмле ризыклар, уенчыклар белән сәүдә нокталары эшләп торды. Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар арасында узган «Азнакай йолдызчыклары – 2025» фестиваль-конкурсына һәм башка конкурсларга йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Алар бик тә күп иде, тамашачылар районыбыз балаларының шулкадәр сәләтле булуларына сокланып утырды.
Бу хакта үзенең котлау сүзендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да әйтеп узды:
«Балаларыбыз безне ирешкән уңышлары белән гел шатландырып кына торалар Алар – безнең горурлыгыбыз. Киләчәктә дә шулай булсын, гел шатландырып кына торсыннар!» – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев