Азнакайның яшь музыкантлары җиңү артлы җиңү яулый
Ел саен февраль азагында Әлмәт шәһәренең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге яшь музыкантлары конкурс-фестивале уза. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнаша һәм һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Быел да сынатмадылар. Газинур Равилов I дәрәҗә лауреат, ә Әмил Шәвәлиев, Әмин Шакиров, Раушан Хафизов, Энҗе Шәйхелова, "Азнакай...
Ел саен февраль азагында Әлмәт шәһәренең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге яшь музыкантлары конкурс-фестивале уза. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнаша һәм һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Быел да сынатмадылар. Газинур Равилов I дәрәҗә лауреат, ә Әмил Шәвәлиев, Әмин Шакиров, Раушан Хафизов, Энҗе Шәйхелова, "Азнакай йолдызлары" дуэты - II дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар. Шулай ук Искәндәр Вәлиев I дәрәҗә, Камил Мөбарәкшин һәм Айгиз Вәлиев - II дәрәҗә дипломант булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев