Азнакайның иң яхшы укытучылары билгеләнде
Инде хәбәр итүебезчә, Азнакайда "Ел укытучысы - 2017" республика бәйгесенең муниципаль туры узды. Куст этабында 40 педагог катнашты. Анда җиңү яулаган 12 укытучы 17 һәм 20 гыйнварда 7 нче урта мәктәп базасында үткән финалда үз фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар бирделәр. Һәм менә әлеге бәйгедә район күләмендә җиңүчеләр билгеләнде. "Педагогик...
Инде хәбәр итүебезчә, Азнакайда "Ел укытучысы - 2017" республика бәйгесенең муниципаль туры узды. Куст этабында 40 педагог катнашты. Анда җиңү яулаган 12 укытучы 17 һәм 20 гыйнварда 7 нче урта мәктәп базасында үткән финалда үз фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар бирделәр. Һәм менә әлеге бәйгедә район күләмендә җиңүчеләр билгеләнде. "Педагогик дебют" номинациясендә (яшь белгеч) Кәкре Елга мәктәбеннән Лилия Сәитова, "Ел укытучысы" номинациясендә Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Гүзәл Искәндәрова беренче урынга лаек булдылар. Алар районыбыз данын зона турында 6-7 февральдә Бөгелмәдә яклаячаклар.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев