Азнакайның яшь рәссамы кызыклы сәяхәт белән бүләкләнде
Алабуга шәһәрендә “Мин Шишикн кебек ясыйм” дигән XV Республика яшь рәссамнар конкурсы узды.
Ул Алабуга музей-тыюлыгының 30 еллык юбилеена һәм Тукайның әкият геройлары темасына багышланды.
Республиканың 48 сәнгать мәктәбеннән һәм балалар иҗат үзәкләреннән 851 конкурсант үз сәләтен күрсәтте.
Азнакай балалар сәнгатҗ мәктәбе укучысы Әнәс Сабиров (укытучысы Эвелина Мирсәетова) призлы урынга лаек булды һәм Алабуга – Владимир – Суздаль – Боголюбово – Гусь Хрустальный – Чебоксар маршруты буенча сәяхәт белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев