Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре үзешчән сәнгатьтә дә сынатмады
Азнакай шәһәре һәм районы Мәдәният йортында предприятие-оешмалар арасында үзешчән сәнгать смотры узды.
Анда 14 коллектив сәхнә тотты. Арада беренче тапкыр катнашучылар да бар иде.
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре моңа кадәр смотрларда чыгыш ясаганнары булмаса да, бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр. Иҗтимагый эштә генә түгел, сәнгатьтә дә югары осталыкларын күрсәттеләр.
Йомгаклау концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 апрельдә 18.00 сәгатьтә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев